Татарстанда дымлы һәм салкын һава торышы урнашты
25 августта, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан салмак җил. Төнлә 5-10 градус җылы булса, көндез - 14-19, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Иртәгә Казанда болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. Көндез - 16-18 градус...
25 августта, Татарстан Республикасында алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан салмак җил.
Төнлә 5-10 градус җылы булса, көндез - 14-19, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Иртәгә Казанда болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин. Көндез - 16-18 градус җылы, төнлә - 8-10. 26 август төнендә алмашынучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явачак, дип фаразлый синоптиклар. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 4-9 м/с тизлектә җил, вакыты белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Температура 5-10 градус җылы тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев