Татарга тылмач кирәк
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр була. Мин шуларның берсе дип, үземнең туган телемне саныйм. Ул - кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның филология һәм сәнгать институты белән берлектә республикабыз мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында «Татарларга...
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр була. Мин шуларның берсе дип, үземнең туган телемне саныйм. Ул - кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.
Башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның филология һәм сәнгать институты белән берлектә республикабыз мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында «Татарларга тылмач кирәк» дип исемләнгән бәйге үткәрде.
Бәйгедә теләгән һәр укучы катнаша ала иде. Бәйгенең беренче туры 5-15 сентябрьдә дистанцион формада үтте. Беренче турда бәйгедә катнашучыларга рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү буенча биремнәр җибәрелде. Беренче турда 600 дән артык укучы шушы өлкәдә үз белем-тәҗрибәләрен күрсәтте. Биремнәрне жюри әгъзалары тикшергәннән соң 600 укучыдан, эшләре югары бәяләнгән 40 укучы икенче турга сайлап алынган. Шул 40 укучы арасында миңа да бәхет елмайды.
Мин бәйгенең әлеге турында катнашу өчен чакыру хатын алгач бик шатландым, икенче турда да үз көчемне сынап карарга уйладым.
Бәйге КФУның филология һәм сәнгать институтының актлар залында башланып китте. Институтта белем бирүче укытучылар, галимнәр безгә изге теләкләрен җиткерделәр, татар җанлы укучылар булганда телебезнең киләчәге зур икәнен ассызыкладылар.
Пленар утырыштан соң бәйгенең икенче өлешен башлап җибәрделәр. Һәр килгән укучы язма һәм телдән тәрҗемә эшләре башланды.
Программада чит илләрдән килеп Татарстанда белем алучы яшьләр белән очрашу да оештырылган иде. Америка, Кытайдан татар телен өйрәнергә килүче егетләр, кызлар үз чыгышлары белән без, укучыларны шаккатырдылар. Татар телендә җырлап, төрле уен коралларында уйнап та күрсәттеләр. Күренекле тәрҗемәче Флёра Тарханова белән очрашу да күтәренке рухта үтте.
Бәйгенең йомгаклау өлешендә КФУның филология һәм сәнгать институты ректоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов бәйгедә катнашкан балаларның эшләрен югары бәяләде, киләчәктә республика өчен кирәкле белгечләр- тәрҗемәчеләр булуыгызны телим дип һәр укучыга бүләкләр, сертификатлар тапшырды.
Халкыбызның иҗат җәүһәре булып торган борынгы мәкаль искә төшә: "Татарга тылмач кирәкми". Әби-бабаларыбыз горурланып шулай дигән. Ә без бүген авыз тутырып алай дип әйтә алмыйбыз. Ни аяныч - татарга үз телен аңлатырга кирәк, ул тылмач. Кеше никадәр күп тел белсә, ул үзен шул дәрәҗәдә ышанычлы хис итә.
"Татарга тылмач кирәк" конкурсына мине әзерләгән укытучым Гөлүсә Хәсәновага олы рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә дә эшегездә иҗади уңышлар, гаилә бәхете телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев