15 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Халык үтенечен искә алып
Районыбызда җитәкчеләр катнашында гражданнар җыелышлары үткәрү матур гадәткә әверелде. Анда халык үзен кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрә. Аларның күбесе шунда ук хәл ителә, ә финанс таләп итүче проблемалар аннан соң хәл итү өчен контрольгә алына. Мәсәлән, район үзәгендә гражданнар тәкъдиме белән җәяүлеләр күпере ремонтланды, Южная Околицага кадәр ут линиясе сузылды, автобус рейслары...
-
Әниләр көненә карата
Быел Әниләр көне 25 ноябрьдә билгеләп үтелә. 12 ноябрьдә Татарстан почта элемтәсе бүлекчәләрендә әлеге бәйрәмгә багышланган «Әни, мин сине яратам!» акциясе старт алды. Анда открытка яки почта карточкасы алып, әнисенә котлау сүзләре язып, аны 22 ноябрьгә кадәр почта әрҗәсенә салып, теләге булган һәркем катнаша ала. Балаларына мәхәббәтен, күңел җылысын, кайгыртуын...
-
Рекорд булачак
14 ноябрьгә «Кама Тамагы гипс руднигы» ААҖ кулланучыларга 676 мең тонна таш озаткан, бу узган елгы күрсәткечтән 10 процентка артык (615 мең тонна). Узган елны предприятие 615 мең тонна күрсәткеч белән төгәлләгән, ә быел предприятие 700 мең тонна чигенә чыгарга уйлый. 2012 елга җитештерүнең еллык планы 680 мең тонна итеп...
-
Уку үткәрелде
12 ноябрьдә муниципаль район Советы утырышлар залында электрон документ әйләнеше белән эш итү буенча укулар үткәрелде. Анда МР Советы, башкарма комитет бүлеге һәм идарә җитәкчеләре, белгечләре, кайбер оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Укуны ТР электрон хөкүмәтенең техяклау белгече Юлия Глызина алып барды.
-
Халык ихтыяҗларына
Татарстан Республикасы урман фонды территориясен чыршы һәм каен үсентеләренең күпләп коруы нәтиҗәсендә барлыкка килгән корыган агачлардан чистарту максатында халыкка үз ихтыяҗларында утын әзерләү өчен хокук бирүче акция үткәрелә. Тәтеш урман хуҗалыгының Кариле урманчылыгы быел үз ихтыяҗларына һәм килешү буенча халыкка 600 куб. м. агач һәм 1269 куб утын биргән. Акция...
-
Яшьләр форумында
Тәмте урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары Чулпан Биккенина, Кристина Кудрявцева, Анастасия Чезрякова 12 ноябрьдә республика яшьләр форумында катнашты. Алар «Тормыш эшчәнлеге куркынычсызлыгы» форумының дискуссия мәйданчыгы эше кысаларында «Дини экстремизм һәм социаль-психолок янауларны кисәтү» юнәлеше буенча проект тәкъдим итте. 220 проекттан ярымфиналга 43 проект эше сайлап алынды. кызлар форумда иң яшь...
-
Җир – күпбалалылар өчен
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасыннан алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 60 җир участогы районның күп балалы гаиләләренә рәсмиләштерелгән. Бирелгән гаризалар саны 70. Күп балалы гаиләләргә җир гаиләнең яшәү урыны буенча һәм гаилә аннан баш тарткан очракта аларга икенче җир участогы сайлау мөмкинлеге бирелә.
-
Почта.Телефон. Интернет
2013 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясенең иң кызган вакыты. Ел ахырына кадәр ай ярым вакыт калса да әбүнәчеләргә ашыгырга кирәк. - Киләсе елның беренче яртысына Кама Тамагы почтамты планы 13130 данә тәшкил итә. 14 ноябрьгә йөкләмә 35,8 процентка үтәлгән,-ди подписка буенча инструктор Гүзәл Хәйретдинова. -Каратал элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Рушания...
-
Гадәттән тыш хәлләргә юл куймаска
Район прокуратурасы халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау буенча чаралар күрде. Прокурор тикшерүе вакытында Кече Салтык авылының комсомол урамында 2012 елның язгы ташу вакытында 1 нче йортны су басуы ачыкланды. Югарыда телгә алынган йортны су басуның төп сәбәпләренең берсе - кар тиз эрүдән һәм кинәт җылытып җибәрү нәтиҗәсендә автомобиль юлы дамбасы...
-
Уңышлы старт
9 ноябрьдә ТР Икътисад министрлыгында «Россия-2012 яшь эшмәкәре» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы финалы булды. Безнең районнан анда яшь эшмәкәр Александр Зубарев катнашты. Саша ВУЗда уку белән беррәттән столярлык һөнәре белән шөгыльләнә. Ул шәхси заказ буенча җиһазлар ясый. Александр Зубарев «уңышлы старт» номинациясендә өченче урынны алды.
-
Креслоң юк икән – бармыйсың
3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр балалар катнашында фаҗигаләр санын киметү максатында «Автокресло - балаларга!» дип исемләнгән социаль кампания үткәрелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, транспорт чараларында балаларны тотучы чаралар куллану балалар арасында үлемне 54%ка, травма алуны 76, авыр тән җәрәхәтләре алуны 92%ка киметергә мөмкинлек бирә. Агымдагы елның 9 аенда...
-
Күңелсез хәлләр
5-11 ноябрьдә полиция бүлекчәсенә төрле җинаятьләр турында 37 гариза һәм хәбәр алынган. 30 октябрьдә билгесез кешеләр Кама Тамагы штпда яшәүченең кроссовкаларын урлыйлар. Каракка закон алдында җавап тотарга туры киләчәк. 1 ноябрьдә район үзәгендә яшәүченең милкен урлаулары турындагы гаризасы алынды. Тикшерү вакытында әлеге җинаятьне кылучы ачыкланды.
-
Татарга тылмач кирәк
Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр була. Мин шуларның берсе дип, үземнең туган телемне саныйм. Ул - кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның филология һәм сәнгать институты белән берлектә республикабыз мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында «Татарларга...
-
Тарихны онытмаска иде
(Дәвамы) Менә мәктәп бинасыннан укучылар чыгып тезелде. Кырыйга чыгып баскан апалары аларга ниндидер команда бирде һәм алар безгә таба килә башладылар. Шул вакытта көчле быргы тавышы ишетелде һәм барабан кага башладылар. Балалар безнең каршыдан үткәндә, баш бармакларын маңгайларына куеп салют биреп уздылар да, кире мәктәпләренә кереп киттеләр. Пионерларның тавышлары бетте,...
-
Көз үзенең байлыклары белән сөендерде
Уңыш быел мул булды. Кыяр, помидор, кабак, ташкабак, кишер, суган күп күләмдә җыелып кышка әзерләнде. Менә шушы көзге нигъмәтләрне җыеп, агачлар яшел, соры, кызыл яфраклар койгач 1 нче номерлы «Салават күпере" балалар бакчасында да бәйрәм иртәләре башлана. Бу көннәрдә уртанчылар төркемендә дә "Тылсымлы көз" дип исемләнгән бәйрәм булып үтте. Бәйрәмгә...