Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһит Зарипов - Кама Тамагының атказанган механизаторы

Гомер буе туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр-тормышыбыз бизәге. Хезмәт юлын иген игү кебек мактаулы хезмәткә багышлаган, тамган тире, тырыш хезмәте үзенә рәхмәт, хөрмәт булып кайткан шундыйларның берсе - Шәһит Гариф улы Зарипов. "Татарстанның атказанган механизаторы" дигән югары исемгә лаек...

Гомер буе туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр-тормышыбыз бизәге.


Хезмәт юлын иген игү кебек мактаулы хезмәткә багышлаган, тамган тире, тырыш хезмәте үзенә рәхмәт, хөрмәт булып кайткан шундыйларның берсе - Шәһит Гариф улы Зарипов. "Татарстанның атказанган механизаторы" дигән югары исемгә лаек булган хезмәт ветераны инде лаеклы ялда, туган авылы Кече Карамалда гомер кичерә.
Шәһит Зарипов 1961 елда Олы Карамал урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаганнан соң Питрәч районындагы УМСХ- 3 һөнәри училищеда киң профильле тракторист-машинист белгечлеге ала. Аннан туган хуҗалыгы "Кама" колхозында МТЗ- 2 маркалы тракторга утыра. Тик озак эшләргә туры килми, Армия хезмәтенә чакырыла.
Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, 1965 елда Тәтеш автомәктәбендә шоферлыкка укый. Авыл җирендә механизатор бөтен төр техникага утырып эшли. Шәһит Зарипов та кирәк чакта трактор, машина, комбайн руле артына да утыра, техника да ремонтлый. Урак чорында булышырга илебезнең башка төбәкләренә командировкага барырга да өлгерә.
"Минем остазларым- Мәрхәб абый Хәйруллин белән Шәһит абый Кәримов булдылар,-ди Шәһит абый. - Алар кебек остазлар һәркемгә дә насыйп булсын иде ул. Эшнең бөтен нечкәлекләренә өйрәттеләр. Үзем дә барлык авыл малайлары кебек яшьтән техникага бөтен җаным- тәнем белән бирелдем. Кыенлыкларны җиңеп, хезмәтемне яратып башкардым. Язын-көзен район үзәгендәге "Сельхозтехника"да техника ремонтларга йөрдек".
Иң сөенечле, бәхетле мизгелләрне көзен комбайнда алтын төсле бөртекләрне суктырганда кичерәсең дип искә ала әңгәмәдәшем. Аңа нинди төр маркалы комбайннарда эшләргә туры килми: "СК- 4", "Нива", "Дон-1500".
"Хәзер яңа төр маркалы, куәтле, бөтен уңайлыклары булган комбайннарда эшләү үзе бер рәхәт. Без исә кайчан ягулык китерәләр, кайчан бункердагы ашлыкны бушатырга машина килер икән дип көтеп эшләдек. Тик барыбер күңелле һәм кызыклы вакытлар иде ул. Комсомол-яшьләр агрегатлары арасында бер-берең белән ярышып эшләргә стимул бар иде. Хезмәтне күрә, бәяли белделәр. Безне Болгария, Румыниягә путевкалар белән бүләкләделәр. ЦК ВЛКСМның "Алтын башак", "Хезмәт фронты батыры" күкрәк билгеләре, "Хезмәттәге батырлык өчен", 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләндем". Шәһит абый үзе дә дүрт ел рәттән авылда комсомол ячейкасы секретаре булып тора. 2000 елда районда ашлык суктыру буенча абсолют рекорд куя. Намуслы хезмәте өчен 2001 елда "Татарстанның атказанган механизаторы" дигән югары исемгә лаек була. 40 елдан артык намуслы хезмәттә үткән гомер! Әйтергә генә җиңел. Аларда иген язмышы өчен борчылып үткәргән алсыз-ялсыз көннәр, көенечләр, уңыш-сөенечләр ята. Әле пенсиягә чыккач та хезмәтен дәвам итә ул. Бары 2006 елда комбайнын яшь һәм өметле механизатор Мөдәрис Хөсәеновка тапшыра. Аның остазы буларак һәрвакыт эшен күзәтеп, киңәшләре белән дә ярдәм итеп тора. Аның белән бер чорда эшләгән механизаторлар Шәһит абый хакында аның кебек эшчәннәр берүзе ун кешегә тора,- ди.
"Яшьләргә әйтәсе килгән сүзем шул,- ди Шәһит абый, - бернинди эштән курыкмасыннар, булсын дип эшләсеннәр. Хезмәтнең тире ачы булса да- җимеше татлы була".
Бүген ул тормыш иптәше Рауза апа белән матур гомер кичерә. Балалары үз оясын корган, оныклар үсеп буй җиткән.
Шәһит абыйның хезмәт юлын бүгенге көн механизаторларына өлге итеп алырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев