14 октябрь 2015 яңалыклары
-
Бүген мөселманнар Яңа елны каршылый
Бүген, 14 октябрь көнне, без яңа айга - мөхәррәм аена гына түгел, яңа 1437 һиҗри елына аяк басабыз. Мөхәррәм аеның беренче көнендә ураза тоту саваплы була, әмма бу башка айларның беренче көннәрендә дә каралган. 1970-1980 елларда кайбер дини даирәләрдә Һиҗри яңа ел башлануын мөселманнар берлектә гыйбәдәт, аннары сый-мәҗлес белән билгеләп...
-
Кама Тамагының барысын да өлгерүче ана һәм укытучы
Бүгенге көндә Олы Салтык төп гомуми белем бирү мәктәбендә физика фәнен Сабирҗанова Резедә Солтан кызы алып бара. Үзенең фәнен яратуы укучыларына да күчкән. Ул күрсәткән ачык дәресләр хезмәттәшләре күңелендә бары тик җылы хисләр генә уятты. Олы йөрәкле Резедәнең 6 баласы да әниләренең эше бик җаваплы икәнлеген аңлыйлар. Кунаклар алдында алар...
-
Мәктәп һәм училище бердәм укыту комплексы булачак
Тиздән Куйбышев Затон училищесы заманча төс алачак. Биредә тулы көчкә ремонт эшләре бара. Бинаның фасадындагы эшләр кадет мәктәбен ремонтлаганда, җәен үк, төгәлләнгән. Ул вакытта ике уку йорты өчен бер булган бинаның тәрәзәләре һәм җылыту системасы тулысынча алыштырылган иде. - Хәзерге вакытта төзүчеләр бинаның эчен ремонтлыйлар, шулай ук электр чыбыклары алыштырылачак,...
-
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа ай һәм яңа ел белән котлый
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин,мөхәррәм ае һәм һиҗри буенча яңа 1437 ел башлану уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгать итте. "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Мөхтәрәм мөселманнар! 14 октябрь көнне изге-шәрәф ай - мөхәррәм ае белән яңа 1437нче һиҗри елга керәбез. Хиҗри ел исәбе 622 елдан, Аллаһның әмере буенча, Сөекле Пәйгамбәребез...
-
Шәһит Зарипов - Кама Тамагының атказанган механизаторы
Гомер буе туган җирне сөеп-яратып, туган авылым дип җан атып, янып-көеп, шул җирдә намуслы хезмәт итеп яшәүче кешеләр-тормышыбыз бизәге. Хезмәт юлын иген игү кебек мактаулы хезмәткә багышлаган, тамган тире, тырыш хезмәте үзенә рәхмәт, хөрмәт булып кайткан шундыйларның берсе - Шәһит Гариф улы Зарипов. "Татарстанның атказанган механизаторы" дигән югары исемгә лаек...
-
Кама Тамагы шоферлар штрафны 50 % ташлама белән түли алачак
Юлда йөрү кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафларны тиздән 50 % ташлама белән түләп булачак. Штрафларны терминал аша 20 көн эчендә түләгән шорферга терминал автомат рәвештә ташламалы бәясен чыгарачак. Бу яңалык 2016 елдан гамәлгә керәчәк. Әмма мондый ташламалар исерек көе руль артына утыручыларга, светофорның кызыл утына чыгучыларга, юл һәлакәтендә гаепле булучыларга,...
-
Җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханын башка предметларга алыштыру карала
Киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханнары үзгәртелергә мөмкин. Бу төрле белгечлекләргә кагылачак. Бу хакта РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе урынбасары Ирина Мануйлова Новосибирскида киңәшмә барышында белдерде, дип хәбәр итә «Интерфакс». "Элеккечә җәмгыять белеме белеме зур процент җыя, бу билгеле дисбаланс булуы турында сөйли. Шуңа күрә киләсе елларда вузларга керү имтиханнары системасы...
-
Индиваның тормышында үзгәрешләр
Эстраданың үзенчәлекле тавышлы популяр җырчысы Индива башка артистлардан серле булуы белән аерылып тора, чөнки җырчы бер журналистка да үзенең шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый. Ә менә Intertat.ru хәбәрчесе белән күптән түгел генә тормышында булган күңелле вакыйгалары турында уртаклашты. - Индива, җырчы Әлфинә Әзһәмованың бер клибында - син аның кызы,...