Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика – горурлыгыбыз!

28 августта "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" Татарстан Республикасы көне белән!" дип аталган балалар котлау открыткалары рәсемнәре конкурсында катнашучыларны бүләкләде. Җиңүчеләр Татарстан символы төшерелгән бүләкләр алды. Бәйгедә безнең районнан да балалар катнашты. Апрель аенда Казанда үткәрелгән "Без булдырабыз! Без бергә! Мы...

28 августта "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!" Татарстан Республикасы көне белән!" дип аталган балалар котлау открыткалары рәсемнәре конкурсында катнашучыларны бүләкләде. Җиңүчеләр Татарстан символы төшерелгән бүләкләр алды. Бәйгедә безнең районнан да балалар катнашты.

Апрель аенда Казанда үткәрелгән "Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!» форумында «Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте төзелгән иде. Хәрәкәтнең район филиалы үз эшен "Изге эшләр эстафетасыннан" башлады.

"Без үз республикабыз үсешендә катнашырга телибез, шуңа күрә үзебезнең билгеле бер эшләребез белән Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов программаларын һәм тәкъдимнәрен яклыйбыз", - диде безгә МР башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйниятова.

"Әлбәттә, без Республикабыз казанышлары белән чын күңелдән горурланабыз, шул ук вакытта изге традицияләрне саклауда җаваплылык та тоябыз. Август ахырында бик теләп "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнаштык. Күпертелгән шарлардан ясалган җәнлекләрне балаларга бүләк итеп, алар йөзендәге елмаюны күреп шатландык- болар безнең өчен иң мөһиме", - диде "Ключ" район ирекле берләшмәсе рәисе Ләйсән Кәримуллина.

Берләшмә волонтерлары июнь аенда район сабантуенда "Президент белән бергә" мәйданчыгында ГТО нормаларын тапшыру буенча башкарылган эшкә кушылган иде.

Аннан соң алар "Чиста яр" табигатьне саклау акциясендә катнашып, Ылгыма елгасының яр буен чистарттылар. "Без 12 июнь, Россия көнендә, безнең районда киң таралган спорт төре- мини-футбол буенча ярышлар үткәрүгә дә үз өлешебезне керттек. Бу юлы җирле үзидарә органнары депутатлары пас бирде һәм гол кертте", - дип сүзгә кушылды волонтер Милана Хәйретдинова. "Безнең эшчәнлек тирән әхлакый башлангычлар- кешеләргә, Ватанга мәхәббәткә нигезләнгән", - дип үз фикерләре белән уртаклашты волонтерлар Диана Юманова һәм Диана Халикова.

"Без бик теләп Георгий тасмалары да таратабыз, күптән түгел генә Республика көнендә 650 яшел-ак-кызыл тасма тараттык", - диде волонтер Эльвира Өлфәтова.

"Президент белән бергә" хәрәкәте район филиалы активистларының төп бурычы - республикабызның алга таба үсеше мәсьәләләрендә каматамагылыларны берләштерү, тынычлык һәм үзара килешүне саклап калу.

Рәсемдә: волонтерлар «Көчле президент - көчле республика» акциясе вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев