Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рамазан ае хөрмәтенә

7 июль район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә ифтар үткәрелде. Анда 70 кеше катнашты, авыллардан имам- хатыйблар, өлкән яшьтәге апалар чакырылган иде. Әлеге күркәм мәҗлеснең оештыручы-иганәчесе Рамил Шамил улы Каюмов ("Кама Тамагы "АХП җитәкчесе). Чараны район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин ачты. Сүзне Рамил Шамил улына бирде. Ул барлык мөселман кардәшләребезне изге Рамазан...

7 июль район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә ифтар үткәрелде.

Анда 70 кеше катнашты, авыллардан имам- хатыйблар, өлкән яшьтәге апалар чакырылган иде. Әлеге күркәм мәҗлеснең оештыручы-иганәчесе Рамил Шамил улы Каюмов ("Кама Тамагы "АХП җитәкчесе). Чараны район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин ачты. Сүзне Рамил Шамил улына бирде. Ул барлык мөселман кардәшләребезне изге Рамазан ае белән котлап, тоткан уразаларыбызның кабул булуын, гаиләләребезгә иминлек теләде. Муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин районыбызда хакимиятнең һәм дин әһелләренең үзара аңлашып эшләвен билгеләде, изге гамәлләрнең дәвамлы булуын теләде. Безнең зона баш казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов вәгазь сөйләде, мондый эшләрнең нур өстенә нур, бәрәкәт өстенә бәрәкәт икәнен әйтте, күңелләребезне пакъләп яхшылык кына кылырга чакырды. Җәмәгать намазы укылганнан соң мәҗлес мул табын артында дәвам итте. Ул мөхтәсибәтнең, ярдәмчеләрнең олы тырышлыгы белән узды. Үз өлешен керткән һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең әҗер-саваплары ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев