8 июль 2015 яңалыклары
-
Ике яше дә тулмаган кызчыкны сетка саклап калмаган
Әлмәт районы, Түбән Мактама бистәсендә ике яше дә тулмаган кызчык фатирда әбисе белән генә калган. Әбисе керләр юган да, аларны эләргә дип, урамга чыгып киткән. Бала тәрәзә төбенә менеп әбисен карамакчы булган. Әмма ачык тәрәзәдәге москит челтәр бала авырлыгына түзмәгән. Шулай итеп, бала өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Авыр имгәнүләргә...
-
Шәһри Болгарда балалар лагеры
Шәһри Болгар шәһәрендә 26нчы июльдән - 5нче августка кадәр балаларның уку һәм ял итү «Милләт» лагеры узачак. Анда балалар һәм яшүсмерләр Русия төбәкләреннән җыелачак. Шулай ук Финляндиядән дә килерләр, дип көтелә. «Милләт» лагерының максаты - баланы шәхес итеп тәрбияләү, сәләтләрен ачу, әхлакый яктан үстерү. Программада татар, төрек, гарәп телләрен өйрәнү,...
-
40тан узган ирләрне дә мәхәббәт саташтыра
Дошманнарым юк дип тәкърарлаган 36 яшьлек юрист ханымның машинасына ут төртүче кешене «кайнар эздән» тоткарлаганнар. Ул Чаллыда яшәүче 44 яшьлек ир булып чыккан. Элегрәк юрист аңа кияүгә чыгудан баш тарткан булган. Машинага ут төртүнең сәбәбе әнә шул - җавапсыз мәхәббәт булып чыкты. Әлеге ир 31 яшьлек иптәше белән юрист ханымнан...
-
“Үз мәктәбеңә ярдәм ит” республика чарасы
Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясе старт алды. Ул беренче тапкыр 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелде. "Үз мәктәбеңә ярдәм ит-2015" республика акциясен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникация агентлыгы белән берлектә...
-
Сезнең өчен эшлибез
Гасырлар дәвамында почта элемтәсе кешеләр арасында ышанычлы арадашчы булып тора. Кешеләр язмышын һәм йөрәген берләштереп аларга аралашу шатлыгы алып килә. Һәр ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне бәйрәм ителә. Бүгенге көндә Кама Тамагы почтамты составында 38 почта элемтәсе бүлекчәсе, 4 элемтә пункты, 3 киоск һәм ике кибет...
-
Рамазан ае хөрмәтенә
7 июль район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә ифтар үткәрелде. Анда 70 кеше катнашты, авыллардан имам- хатыйблар, өлкән яшьтәге апалар чакырылган иде. Әлеге күркәм мәҗлеснең оештыручы-иганәчесе Рамил Шамил улы Каюмов ("Кама Тамагы "АХП җитәкчесе). Чараны район мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин ачты. Сүзне Рамил Шамил улына бирде. Ул барлык мөселман кардәшләребезне изге Рамазан...