“Мәктәп эко-патруле”
Республикада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инициативасы белән "Мәктәп эко-патруле" страт алды. Әлеге акциядә тирә-як мохит торышын яхшырту өчен практик эш үткәрүгә районыбызның теләсә кайсы укучысы катнаша ала. Санкцияләнмәгән чүплекне фотога төшереп, Экология министрлыгы сайтына куярга кирәк. Җиңүчеләрне призлар - смартфоннар, велосипедлар һ.б. көтә. Шулай ук сыйныфлар һәм мәктәпләргә...
Республикада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инициативасы белән "Мәктәп эко-патруле" страт алды.
Әлеге акциядә тирә-як мохит торышын яхшырту өчен практик эш үткәрүгә районыбызның теләсә кайсы укучысы катнаша ала. Санкцияләнмәгән чүплекне фотога төшереп, Экология министрлыгы сайтына куярга кирәк. Җиңүчеләрне призлар - смартфоннар, велосипедлар һ.б. көтә. Шулай ук сыйныфлар һәм мәктәпләргә дә бәя биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев