31 август 2014 яңалыклары
-
Законлы никахлар
Республика көне алдыннан, 29 августта, Кама Тамагы штпда яшәүче Илфат Ибниев һәм Алия Галимҗанова, Илнар Вәлиев һәм Диана Вазыйхова никахларын законлы теркәде. Яшьләрне ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова котлады. Аларга бәхетле, пар тормыш теләде.
-
“Мәктәп эко-патруле”
Республикада ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инициативасы белән "Мәктәп эко-патруле" страт алды. Әлеге акциядә тирә-як мохит торышын яхшырту өчен практик эш үткәрүгә районыбызның теләсә кайсы укучысы катнаша ала. Санкцияләнмәгән чүплекне фотога төшереп, Экология министрлыгы сайтына куярга кирәк. Җиңүчеләрне призлар - смартфоннар, велосипедлар һ.б. көтә. Шулай ук сыйныфлар һәм мәктәпләргә...
-
Таучылар бәйрәме
Августның соңгы якшәмбесендә шахтерлар гадәттәгечә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Быел таучыларны котларга күпсанлы кунаклар килгән иде. Чара "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ генераль директоры Сергей Алешин котлавыннан башланды. Аннары соңгы елларда поселокта башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Илсөя Гайнетдинова сөйләде. Таучыларны муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, ТР Дәүләт Советы...
-
Иң яхшысы
Тенеш поселогында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы танылмаслык булып үзгәргән. Аны кабул итүгә әзерләүдә ата-аналар ярдәм иткән: кайдадыр җирне тигезләгәннәр, кемдер җиһазларны җыйган. Алар әле бакча мөдире Гөлчирә Кәримованың бакча территориясен төрле эшләнмәләр белән бизәү турындагы үтенечен дә кире какмаган. Әнә шундый тегермән ясаган Юрий Курчев эше иң яхшысыс дип...