Матур гадәт
Һәркем дә яраткан Яңа ел якынлашып килә. Район үзәгендә һәм башка торак пунктларда кардан ясалган сыннар аңа бәйрәм рухы өсти. Һәр елны декабрь аенда оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, мәктәпләр бу эшкә бик теләп алына, бер-берсенә карап, тагын да яхшырак эшләргә тырышып фантазияләрен эшкә җигә. Район мәдәният йорты (биредә сезне дәү...
Һәркем дә яраткан Яңа ел якынлашып килә. Район үзәгендә һәм башка торак пунктларда кардан ясалган сыннар аңа бәйрәм рухы өсти. Һәр елны декабрь аенда оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, мәктәпләр бу эшкә бик теләп алына, бер-берсенә карап, тагын да яхшырак эшләргә тырышып фантазияләрен эшкә җигә.
Район мәдәният йорты (биредә сезне дәү Кыш бабай һәм Кар кызы, киләсе ел символы - Сарык каршы ала), район үзәгендәге ике урта мәктәп, социаль хезмәт күрсәтү үзәге, ЦРБ, "Акчарлак" һәм башка оешмалар хезмәткәрләренең иҗадый карашын билгеләп үтәргә кирәк. Быел халык та инициатива күрсәткән- күпләре үз йортлары каршында әкияти персонажлар ясаган. Яңа елны әнә шундый күңелле мәшәкатьләр һәм өмет белән каршы алырга җыеналар. Сарык елы һәрберебез өчен дә уңышлы булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев