25 декабрь 2014 яңалыклары
-
“Кайнар линия” эшли
"Соры" базарга иң элек эш бирүчеләр тарафыннан эшче урыннарны хезмәт килешүе төземичә бирү, рәсми бухгалтерия документлары буенча исәпкә алынмаган хезмәт хакы түләү, ягъни хезмәт хакын "конвертта" бирү керә. Чыгымнарны киметергә теләп, эш бирүчеләр хезмәт мөнәсәбәтләрен подряд килешүләре белән алыштырырга тырыша. Нәтиҗәдә хезмәткәрләргә хезмәт хакы рәсми булмаган бухгалтер исәбенән тыш түләнә....
-
Бәйрәм алды ярминкәсе
Узган пәнҗешәмбедә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продуктлары сату буенча бәйрәм алды ярминкәсе үткәрелде. Авыл хезмәтчәннәре район үзәгендә яшәүчеләр өчен кулай бәяләрдән үзләре җитештергән продуктлар: ит, сөт, бал, ашлык алып килгән иде. Авыл хуҗалыгы бүлекчәләреннән тыш, ярминкәдә Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесе, район кулланучылар җәмгыяте, фермерлар һәм...
-
Һәрвакыт уяу
Россиядә ел саен билгеләп үтелүче коткаручылар көне РФ Президентының 1995 к елның 26 ноябрендәге 1306нчы юоерыгы белән билгеләнә. 1990 елда бу көнне коткаручылар корпусы оеша. Коткаручылар көне бәйрәме алдыннан без районның Бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Артур Левагин белән сөйләштек. - Безнең хезмәт 2012 елның февраль аеннан эшли башлады. Шушы вакыт...
-
Матур гадәт
Һәркем дә яраткан Яңа ел якынлашып килә. Район үзәгендә һәм башка торак пунктларда кардан ясалган сыннар аңа бәйрәм рухы өсти. Һәр елны декабрь аенда оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, мәктәпләр бу эшкә бик теләп алына, бер-берсенә карап, тагын да яхшырак эшләргә тырышып фантазияләрен эшкә җигә. Район мәдәният йорты (биредә сезне дәү...
-
Әфганстан – йөрәк ярасы
24 декабрьдә Олы Карамал мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Ул Әфганстан Республикасына совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын кертүгә 35 ел тулуга багышланган иде. Чарага авылда яшәүче әфганчылар Роберт Вәлиев һәм Илфат Вәлиуллин килде, алар еллар үтү белән тоныклый торган истәлекләре белән уртаклашты....
-
Пар канат булып озын-озак яшәгез
20 декабрьдә Каратал мәдәният йортында алтын туйларын билгеләп үтүче Мөнәвәрәһәм Галимҗан Яруллиннарны хөрмәтләделәр. Әлеге тантаналы көндә аларны туганнары һәм якыннары - гаиләләре белән балалары, оныклары һәм оныкчыклары, авылдашлары котлады. Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев Яруллиннарны Алтын туйлары белән котлап, алдарга сәламәтлек, тигез гомер һәм гаилә иминлеге теләде, истәлек...
-
24 ел район халкы турында кайгырту һәм игътибар
24 ел элек, 1990 елның 22 декабрендә РСФСР Югары Советы карары нигезендә РФ Пенсия фонды оештырыла. Бу вакыттан башлап оешманың бюджеттан тыш мөстәкыйль дәүләт фонды дигән статусы барлыкка килә. 1991 елның 11 маенда Кама Тамагы районында ике кешедән: җитәкче Рузилә Гыйззәтова һәм Фирдәвес Шәйхиева составындагы РФ Пенсия фонды вәкаләтлеләре хезмәте...