Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куркыныч чирдән сакланыйк

17 августтан 16 октябрьгә кадәр Татарстанда хайваннарда котыру авыруын кисәтү буенча ике айлык үткәрелә, аның дәвамында ветеринарлар барлык йорт хайваннарын теркәп, түләүсез вакцинация үткәрәчәк.Татарстанда кортыру авыруын теркәү очраклары шактый. Хайваннар арасында котыру авыруы агымдагы елның җиде аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга арткан: республиканың 36 муниципаль районында...

17 августтан 16 октябрьгә кадәр Татарстанда хайваннарда котыру авыруын кисәтү буенча ике айлык үткәрелә, аның дәвамында ветеринарлар барлык йорт хайваннарын теркәп, түләүсез вакцинация үткәрәчәк.Татарстанда кортыру авыруын теркәү очраклары шактый. Хайваннар арасында котыру авыруы агымдагы елның җиде аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 6,3 тапкырга арткан: республиканың 36 муниципаль районында 231 очрак һәм Казан шәһәрендә- 9 очрак теркәлгән.

Безнең район территориясендә ике айлыкның ничек баруы хакында без район ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы Владимир Россиевтан белештек.

- Йорт хайваннарына вакцина ясауны август башында ук башладык. Ветеринарларның өч бригадасы йорт саен кереп, эт һәм мәчеләрне терки, аларга вакцина ясый. Сентябрь аеның беренче ункөнлегендә бу эшне тәмамларга уйлыйбыз. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә барлык мөгезле эре терлеккә котыру авыруына каршы вакцинация үткәреләчәк.

- Владимир Степанович, район территориясендә котыру авыруы ачкланган очраклар бармы?

- 2014 елда район территориясендә 10 очрак, 2015 елда - 2 очрак теркәлгән. Мин теркәлгән очраклар турында гына әйтәм.

- Бу җәһәттән кайсы территорияләр имин саналмый?

- Болар Тәмте, Осинники, Иске Казиле авыл җирлекләре, Кама Тамагы штп МБ.

- Ике айлык барышында районда яшәүчеләр йорт хайваннарына прививка ясату өчен ветеринария берләшмәсенә мөрәҗәгать итәләрме?

- Токымлы эт хуҗалары мөрәҗәгать итә, аларга вакцина ясата. Акция кысаларында торак пунктларда йөргәндә халык түләүсез вакцинациягә уңай карый. Әмма прививка ясаудан баш тартучылар да очрый, алар үзләренә нәрсә янаганлыгын аңламый күрәсең. - Районга вакцина җитәрлек күләмдә кайтарылганмы?

- Вак хайваннар өчен дә бездә вакцина тиешле күләмдә бар, шушы көннәрдә яңа партия кайтарттык. Әмма мөгезле эре терлек өчен вакцина кыйммәт тора, ул әлегә район ихтыяҗларын канәгатьләндерми. Хәзер яңа партия кайтканын көтәбез, мөгезле эре терлеккә вакцинация дәвам итәчәк.

- Котыру авыруы турындагы мәгълүматлар кергәннән соң нинди чаралар күрелә?

- Беренчедән, авыру учагы юкка чыгарыла, тәүлек дәвамында авыру йоктыру куркынычы булган хайваннарга вакцинация ясала, бу хакта МЧС,

Роспотребнадзорга хәбәр итәбез. Алар да үз юнәлешләре буенча комплекслы чаралар үткәрә. Кешеләргә дә вакцина ясала, территория дезинфекцияләнә.

Районга ел саен сукбай этләрне тотуга, төлкеләр атуга 53 мең сум акча бүлеп бирелә. Бу диңгездә бер тамчы гына. Сорауны көн тәртибеннән алу өчен районнарга үз көчләрен җәлеп итәргә кирәк. Шуңа күрә йорт хайваннарын түлләүсез вакцинацияләүдән баш тартырга кирәкмидер. Бу үзеңне дә, хайваннарны да котыру авыруыннан кисәтү буенча комплекслы чаралар белән куркынычсызландыруның яхшы ысулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев