Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куркынычсызлык акциясе

Соңгы вакытта Мәскәүдәге җәяүлеләр үлеменә, алар арасында балалар да бар, бәйле фаҗигаләр тетрәндерде һәм юллардагы куркынычсызлык турында тагын бер кат уйларга мәҗбүр итте.

Әлеге юл транспорт һәлакәтләренең сәбәбе - шоферларның автотранспорт белән исерек килеш идарә итүе.

"Үтерүче машина йөртүчеләргә кайчан катгый чаралар күреләчәк?" - бу сорау бүген көнүзәк булып тора. Мәктәпләр һәм уку йортларында укулар башланганга бер ай вакыт узды. Укучыларга көн саен юлларны аркылы чыгып мәктәпкә барырга кирәк. Машина йөртүчеләрнең күбесе, штрафларның зур булуына карамастан, "зебра"дан җәяүлеләрне үткәрми, кайберләренә тизлекне арттыру да берни тормый.

Һәркем өчен билгеле бер бурычлар йөкләүче юл хәрәкәте кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерү өчен "Игътибар - балалар" акциясе тәмамланган көндә юл хәрәкәте яшь инспекторлары- Кама Тамагы урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары ЮХИДИның финанслау дирекциясе бер категорияле белгече Сания Гайнетдинова җитәкчелегендә юлга чыктылар. Алар юлдан узучы шоферларга юл хәрәкәте кагыйдәләре турында буклетлар таратты, тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев