27 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Бердәмлектә - көч
26 сентябрьдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов катнашында Олы Карамал һәм Уразлино авыл җирлеге Советларының киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Олы Карамал Җыелыш җирлек башлыгы Эдуард Байдамшинның агымдагы елның сигез ае йомгаклары буенча отчеты белән башланып китте. Үз чыгышында ул соңгы очрашудан соң нәрсәләр эшләнгән һәм алда торган эшләнәсе эшләр...
-
Сайлау җыелышлары
«Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе башлангыч бүлекләрендә отчет-сайлау җыелышлары башланды. 21 сентябрьдә Кече Салтыкта «Бердәм Россия» БСП башлангыч бүлеге секретаре, аның урынбасары һәм ревизоры сайланды.
-
Тантаналы концерт
Өлкәннәр көне якынлаша, аның барышында гражданнарның әлеге категориясе өчен төрле чаралар каралган. 30 сентябрьдә сәгать 11дә РДКда Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты була. Ветераннарны, өлкәннәрне көтеп калабыз. Ункөнлек барышында аларны мунча һәм чәчтараш («локон» - Ф. Малышев, «Перекресток» -В. Сенчугов) хезмәтләре 50 процент ташлама белән кабул итәчәк.
-
Юбилей турниры
Бу якшәмбедә Куйбышев Затон штп стадионында Идел буе зонасы ирләр командалары арасында футбол буенча юбилей турниры үткәрелә. Агымдагы елда бу ярышлар "Идел таңнары" ("Волжские зори") газетасы канаты астында 15 нче тапкыр узачак, моннан тыш ул "районка"ның 80 еллык юбилеена багышлана. Чакыру даими дуслар - Болгар, Буа, Тәтеш командаларына җибәрелгән. Җиңүче...
-
Планетаны чүп-чардан чистартыйк!
Кичә районның барлык мәктәпләре һәм гомумбелем бирү учреждениеләре «Бердәм экологик дәрес» дип аталган гомумреспублика акциясендә катнашты. Аны Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды һәм Халыкара «Планетаны чүп-чардан чистартыйк!» көненә багышланган иде. Тематик сыйныф сәгатьләре, «Яшь эколог» түгәрәге утырышы, шулай ук территорияләрне чистарту һәм...
-
Беренче этап үтте
«Татар моңы» яшь башкаручылар халыкара телевидение конкурсы булып узды. Беренче турда үзешчән артистларыбыз - Олы Кариледән Марат Галимҗанов, Балтачтан Гөлнара Җәләлова һәм Куйбышев Затоннан Cветлана Булатова катнашты. Жюри карары нигезендә, конкурсның икенче турында Светлана Булатова катнашачак. Ул 8 - 9 октябрьдә Г. Камал исемендәге театрда көндәшләре белән көч сынаша.
-
Өлкәннәр ункөнлегенә карата
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында районда һәр кайдагы кебек төрле чаралар үткәреләчәк. «Игелек атнасы», «Туган як», « Студентлар - өлкән буынга», «Физик активлык - озын гомерле булуга юл» чаралары, коммуналь, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтеләчәк. шулай ук табиблар һәм социаль хезмәткәрләр бригадаларының өйләргә баруы оештырыла.
-
Навигация тәмамланды
26 сентябрьдә вакытыннан алда тизйөрешле судноларда («Метеор», «Восход») навигация тәмамланды. Навигация чорында Кама Тамагыннан барлык юнәлешләргә 1450 пассажир ташылган, 330 рейс ясалган.Кама Тамагы пристане хезмәткәрләре биргән мәгълүматларга караганда, су транспорты белән пассажирлар ташудан 180 мең сум акча кергән.
-
Игелекле гамәл
25 сентябрьдә мәдәният министрлыгында үткәрелгән видеобрифинг "Мәрхәмәтле телефон" республика хәйрия акциясенә әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләсенә багышланган иде.
-
Куркынычсызлык акциясе
Соңгы вакытта Мәскәүдәге җәяүлеләр үлеменә, алар арасында балалар да бар, бәйле фаҗигаләр тетрәндерде һәм юллардагы куркынычсызлык турында тагын бер кат уйларга мәҗбүр итте.
-
Балаларыбыз нәрсә кия?
Тирә ягыбыздагы дөнья хәзерге вакытта безнең өчен теге яки бу дәрәҗәдә актуаль булган әйберләрдән тора. Хәер, хәйләләп торасы юк, без үзебез дә сайлап алган әйберләр һәм предметлардан торабыз.
-
Һәр җирдә чисталык булсын
13 сентябрьдә муниципаль район башкарма комитеты каршында административ комиссиянең чираттагы утырышы булды. Анда авыл һәм шәһәр җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 5 административ хокук тәртибен бозу турындагы эш тикшерелде. Шуларның өчесе авыл хуҗалыгы терлекләрен күзәтүчесез урамга чыгарган Сөйки авылы кешеләренә карата төзелгән иде. Бу кешеләрнең һәрберсенә 2000әр сум күләмендә...
-
Игенчеләр мәшәкате
Тулаем районда туфракны көзге эшкәртү 33888 гектар мәйданда башкарылырга тиеш.