Күршенеке яхшы, минеке шәп
Ел саен районда "Россия пенсионерлар союзы" район бүлекчәсе Пенсия фонды идарәсе белән берлектә "Пенсионерның йорт яны бакчасы" конкурсы үткәрә. Бу вакытта чәчәкләрнең төрлелеге, сирәк очрый торган үсемлекләр һәм яшелчә культуралары үстерүгә, территориянең төзеклегенә бәя бирелә. Агымдагы елда конкурс район башкарма комитеты җитәкчесе призына үткәрелә. Павел Лоханов яңа форматта бу конкурсны...
Ел саен районда "Россия пенсионерлар союзы" район бүлекчәсе Пенсия фонды идарәсе белән берлектә "Пенсионерның йорт яны бакчасы" конкурсы үткәрә. Бу вакытта чәчәкләрнең төрлелеге, сирәк очрый торган үсемлекләр һәм яшелчә культуралары үстерүгә, территориянең төзеклегенә бәя бирелә.
Агымдагы елда конкурс район башкарма комитеты җитәкчесе призына үткәрелә. Павел Лоханов яңа форматта бу конкурсны үткәрүне үзе тәкъдим итте. Конкурста районның барлык торак пунктларында яшәүче пенсионерлар, һәвәскәр бакчачылар катнаша ала. Бу хакта авыл җирлеге башлыкларына алдан хәбәр ителде. Бу көннәрдә конкурс комиссиясе участокларны карауны башлады.
Уразлино, Олы Карамал, Олы Яңасала авыл җирлекләренә кергән Сатлыган, Бәрлегуҗа, Олы Яңасала авылларында булып кайтты. Шунысы шатлыклы, конкурста катнашырга теләүчеләр шактый. Ә ни өчен катнашмаска ди әле, күршенеке яхшы, минеке исә шәп. Участоклар берничә номинациядә бәяләнәчәк.
Бәрлегуҗа авылында яшәүче Рәисә Мозаффарова һәм Дания Исмәгыйлева үстергән чәчәкләрне күреп гаҗәпкә калдык. Рәисә ханымның яраткан чәчәкләре- лилияләр икән. Биредә бу чәчәкнең нинди генә сортлары һәм төсләре юк! Шул ук вакытта ул чәчәк клумбаларын ясаганда дизайн осталыгын да кулланган.
"Безгә чәчәкләрсез ярамый,-дип елмая Дания апа. - Күргәнегезчә бал кортлары тотабыз. Кортларга нектар эзләп ерак очарга да кирәкми". Янәшәдә генә хуш ис таратып, аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Бакчада бал һәм җиләк исе.
Олы Яңасала авылында без Айсылу һәм Әнәс Исмәгыйлевлар хуҗалыгында булдык. Хуҗаның кемлеге ишек тоткасыннан күренә, диләр. Һәркайда тәртип, чисталык һәм.... матурлык. "Айсылу чәчәкләр, ә мин яшелчәләр, җиләк- җимеш үстерәм,-ди Әнәс абый. -Бакчада чәчәкләр май башыннан ук ата башлый һәм чиратлашып көз ахырына кадәр дәвам итә. Карбыз белән кавынны да берничә ел утыртабыз".
Алардан соң Тәскирә апа Миңневәлиева хуҗалыгында булдык. Биредә дә чәчәкләр белән бергә төрле яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үсә- помидор, кыяр, кәбестә түтәлләре мул уңыш вәгъдә итә.
"Аеруча кәбестә үстерергә яратам,-ди Тәскирә апа. -Иртә һәм соң өлгерә торган сортларын утыртам. Ел дәвамында кәбестәдән өзелгәнебез юк, кышлыкка тозлап та куябыз төрле салатлар да ясыйбыз".
Аннан соң Рәисә апа Галиева участогын карадык. Җиңгел гәүдәле, җитез һәм мөлаем ханыма һич тә үз яшен бирмәссең! Бар җирдә дә хуҗабикә кулы сизелеп тора. "Быел суган яхшы уңды,-дип шатлыгы белән уртаклашты ул. -Бәрәңге уңышы да яхшы күренә, берничә төп казып алып карадык йодрык хәтлеләр".
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Олы Яңасала авыл җирлеге хезмәткәрләре безгә кадәр барлык йортларда булып, карап чыккан.
Бу көнне дә безне авыл җирлеге хезмәткәре Раилә Вәлиуллина озатып йөрде, без аңа рәхмәтле булдык.
Якын арада башка авыл җирлекләренә дә чыгу көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев