5 август 2015 яңалыклары
-
Яшенле яңгыр көтелә
Бүген, 5 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез яңгыр яву ихтималы бар. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең бүгенгә фаразлары шундый. Яшен булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан искән талгын җилнең, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп, көчәю мөмкинлеге фаразланыла. Һава температурасы бүген Татарстан буенча уртача -...
-
Татарстанда беренче бэби-бокс барлыкка килде
Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә Татарстанда беренче бэби-бокс урнаштырылды. Бэби-бокс - авыр хәлдә калган аналарга балаларын калдырып китү урыны. Баласын бокста калдырган ана бернинди җаваплылыкка тартылмый. Шул рәвешле баласын чүп савытларында ташлап калдырган аналар саны кимер, яңа туган ташландык сабыйлар азаер, дип саный бэби-боксны булдыручылар. Чаллыда куелган җайланма 382...
-
Белем көне 15 сентябрьгә күчәрме
Русия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин уку елы башын 1нче сентябрьдән 15енә күчерергә тәкъдим итә. Көзнең беренче атналарында һава торышы туризм өчен уңайлы, шуңа да укуны кичектереп торырга кирәк, дип саный ул. Игорь Левитин әйтүенчә, Көнбатыш Европа илләрендә бу алым күптән гамәлгә кертелгән инде. Әлеге тәкъдимне Мәгариф һәм фән министрлыгы хупламаган....
-
Казанда Россия йөзүчесен талаганнар
Күңелсез хәлгә Россия йөзүчесе Владимир Морозов тарыган. Йөзүченең экипировкасы популярлык казана, күрәсең. "Казан Арена" стадионында йөзүченең күнегүләр өчен кирәкле барлык спорт киемнәрен дә чәлдергәннәр. Хәтта йөзгеч киеме белән старт номеры да юкка чыккан. Караклар бу адымга, мөгаен, табышларын сатып, акча эшләү максатыннан баргандыр. Кем белә, бәлки шул рәвешле шәхси коллекциясен...
-
Гражданнар кабул ителә
10 августта 11.30дан 13.00гә кадәр авылара үзәк китапханә бинасында Татарстан Республикасы пркуроры Илдус Нафиков һәм ТРда балалар хокукын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнар кабул итәчәк. 11 августта сәгать 11.00дә "Бердәм Россия" партиясе иҗтимагый кабул итү бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов гражданнар кабул итәчәк.
-
Мөселманнарга эш эзләү җиңеләя
Татарстанда Halal Work дип аталган мөселманнарга эш эзләүдә ярдәм күрсәтә торган сайт һәм мобиль кушымта эшли башлый. Проектны оештырган Айрат Касыймов сүзләренчә, сайт мөселманнарның хәлен күпкә җиңеләйтәчәк. «Сайтта бөтен төр эшләр дә күрсәтеләчәк. Без «хәләл» өлкәдә генә түгел, ә эш базарындагы барлык юнәлешләр белән эшләргә җыенабыз», - ди Касыймов. Кредит...
-
Күршенеке яхшы, минеке шәп
Ел саен районда "Россия пенсионерлар союзы" район бүлекчәсе Пенсия фонды идарәсе белән берлектә "Пенсионерның йорт яны бакчасы" конкурсы үткәрә. Бу вакытта чәчәкләрнең төрлелеге, сирәк очрый торган үсемлекләр һәм яшелчә культуралары үстерүгә, территориянең төзеклегенә бәя бирелә. Агымдагы елда конкурс район башкарма комитеты җитәкчесе призына үткәрелә. Павел Лоханов яңа форматта бу конкурсны...
-
Су көн дә кирәк
Соңгы вакытта Кама Тамагында эчә торган су сыйфатына зарланучылар күп. Өч ел элек газ кертү фонды үсә баручы район үзәген "Чиста су" программасы буенча эчә торган су белән тулы күләмдә тәэмин итүне үз өстенә алган иде. Ул вакытта яңа су чыганагы эзләп, анда су сыйфатын тикшерделәр. Эш барышында Уразлино су...