Җәмгыять
Казан символлары өчен тавыш бир
Үзәк Банк оештырган яңа банкнотларга символ бәйгесендә Казан беренче урынга чыкты. Хәзерге вакытта 200 һәм 2000 сумлык купюраларга Казан символларын урнаштыру өчен 157 меңнән артык кеше тавыш биргән. Икенче - урында Севастополь (155 мең кеше), өченче урында - Сочи (153 мең). Тавыш бирү нәтиҗәләре "Твоя Россия. рф" сайтында даими яңарып...
Үзәк Банк оештырган яңа банкнотларга символ бәйгесендә Казан беренче урынга чыкты. Хәзерге вакытта 200 һәм 2000 сумлык купюраларга Казан символларын урнаштыру өчен 157 меңнән артык кеше тавыш биргән. Икенче - урында Севастополь (155 мең кеше), өченче урында - Сочи (153 мең). Тавыш бирү нәтиҗәләре "Твоя Россия. рф" сайтында даими яңарып тора. Бәйге кагыйдәләре буенча финал этабында һәр шәһәр ике символ гына тәкъдим итә ала. Казаннан Кремль һәм Федераль Университет (КФУ) бәйгедә катнаша. Өченче этап 7 октябрьдә төгәлләнәчәк. Конкурсның ике җиңүчесе онлайн-тавыш бирү һәм анкета нәтиҗәләре буенча сайлап алыначак. Һәрберебез Facebook, ВКонтакте, Одноклассники сайтларында һәм мобиль телефоннардан тавыш бирә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев