23 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә субсидия бирүгә керештеләр
Аңа шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнар исәп тота ала. 2016 елның 14 мартындагы 138 нче ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтү буенча ветеринария-кисәтү чараларын үткәрүгә чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бер башка 300 сум күләмендә субсидия бирелә.
-
26 сентябрьдә ТРның Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсендә 074 кыска номерлы “кайнар линия” телефоны эшләячәк
"Кайнар линия" номеры буенча шалтыратып, 5000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында мәгълүмат алырга була.
-
25 сентябрьдә Кама Тамагында “Татарстан кроссы – 2016” дип аталган массакүләм ярышлар узачак
Ярышлар 9.30 сәгатьтә башлана. Йөгерешчеләр РайПО мәйданыннан алып К.Маркс урамы буйлап аска төшеп, аннан Комсомольская урамына борылачаклар, Совет урамы буйлап район мәдәният йортына кадәр йөгерәчәк һәм К.Маркс урамы буйлап йөгерү башланган урынга кире кайтачак. Ярышны оештыручылар теләге булган һәркемне бу мавыктыргыч спорт чарасында катнашырга чакыра.
-
Казан символлары өчен тавыш бир
Үзәк Банк оештырган яңа банкнотларга символ бәйгесендә Казан беренче урынга чыкты. Хәзерге вакытта 200 һәм 2000 сумлык купюраларга Казан символларын урнаштыру өчен 157 меңнән артык кеше тавыш биргән. Икенче - урында Севастополь (155 мең кеше), өченче урында - Сочи (153 мең). Тавыш бирү нәтиҗәләре "Твоя Россия. рф" сайтында даими яңарып...
-
Кама Тамагы районы Каратал авылындагы янгынга каршы хезмәтнең Апас отряды аерым посты инде алтынчы ел якындагы торак пунктларда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итә
Иминлекне 11 хезмәткәр һәм 2 хәрби машина саклый. Сменада бер хезмәткәр һәм бер машина йөртүче кизү тора. - Быел вакыйгалар аз булмады, - ди бүлек командиры Илгизәр Сафин. - Соңгы вакыйга 18 сентябрьдә Даныш авылында булды. Печән кибәненә капкан утны вакытында сүндерергә өлгердек. Илгизәрне армия хезмәтен үтәп кайтуга аерым постка...
-
“Аэлита” төркеме каматамагылыларны бүген сәгать 17.00дә концертка чакыра
"Аэлита" бию коллективы көзгеләре һәм хореография станоклары булган үз залы турында күптән хыялланган. Ниһаять, хыяллары чынга ашты. Коллективның 20 еллык юбилеена район башлыгы Павел Лоханов аларга көзгеләр алу өчен акча бирде. Шулай да көзгеләр планлаштырганнан кыйбатрак булып чыкты. Шуңа күрә "Аэлита" төркеме һәркемне 23 сентябрьдә сәгать 17.00дә Столяров исемендәге мәдәният...