Каматамагылыларны ноябрь башында өстәмә ике ял көне көтә
4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан ителә. 3 һәм 5 ноябрьдә исә, бәйрәм алды көннәре булганлыктан, эш сәгатьләре бер сәгатькә кими. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Шулай ук Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм...
4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан ителә. 3 һәм 5 ноябрьдә исә, бәйрәм алды көннәре булганлыктан, эш сәгатьләре бер сәгатькә кими.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Шулай ук Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы кануны нигезендә, 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. Әлеге көн шулай ук эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев