23 октябрь 2015 яңалыклары
-
Иртәгә Кама Тамагында футбол турниры булачак
24 октябрьдә "Акчарлак" комплексында "Идел таңнары" ("Волжские зори") газетасы призына "ТР Идел буе районнары кубогы" - XVIII футбол турниры булачак. Анда күрше район командалары да катнашачак. Оештыру комитеты рәисе- Виталий Юманов. Ярышлар сәгать 10.00дә башлана.
-
Кама Тамагында исерек килеш руль артына утырып закон бозучылар саны кимеми
РФ ЭМ Югары Ослан булегенең ЮХИДИ бүлекчесе хәбәр итә,Кама Тамагында ел башыннан 34 кеше шул сәбәп белән туктатылган. Шулардан 14е юл - транспорт һәлакәтендә гаеплеләр. Алтысы медицина күзәтүе узудан баш тарткан. 1 июльдән ваемсыз машина йөртүчеләргә җәзаны катыландыру каралган.
-
Кама Тамагы районы прокуратурасы хәбәр итә
15 сентябрьдән Россия Федерациясенең административ суд эше кодексы гамәлгә керде (8 март, 2015 ел, №21 ФЗ). Хокук мөнәсәбәтләреннән барлыкка килгән (дәүләт органнарының, урындагы затларның эшеннән, норматив актлардан канәгать булмыйча югары органнарга шикаять язу) ачык эшләрне карауның яңа тәртибе документлаштырылды. Бер үк вакытта ГПК РФ положениеләре (III бүлекчә, II бүлек) үз...
-
Кама Тамагы балаларына ничә яшьтән мульфильм карарга ярый?
Гаҗәп булмаса да, һәр балага ата-ана игътибары кирәк. Ләкин кайвакыт ата-ананың мөһим эшләр белән шөгыльләнгән яисә тынычлыкта ял итәсе килгән чаклары була. Күпләр моны җиңел хәл итә: баласына телевизорда мультфильм кабызып куя. Шулай итеп, бала хәрәкәт итүче төсле рәсемнәр күзәтә башлый, ә ата-ана җиңел сулап үз эшенә керешә. Тик балага...
-
Ләйсән Гыймаева университетта укыта башлаган
22 октябрьдә эстраданың танылган җырчысы Ләйсән Гыймаева һәм "Татар радиосы" ди-джее Булат Бәйрәмовның олы кызларына 10 яшь тула. Ләкин Ләйсән Таңсылуның туган көнен билгеләп үтә алмауларын белдерде, чөнки җырчының бүгеннән Башкортстанның Чакмагыш районында концертлары башлана. - Туган көн мәҗлесен ялларда туганнар белән үткәрергә уйладык. Бүләкне алып куйдык, нәрсә икәнен әле...
-
Каматамагылыларны ноябрь башында өстәмә ике ял көне көтә
4 һәм 6 ноябрь көннәре Татарстан Республикасында рәсми рәвештә эшләми торган бәйрәм көннәре дип игълан ителә. 3 һәм 5 ноябрьдә исә, бәйрәм алды көннәре булганлыктан, эш сәгатьләре бер сәгатькә кими. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Шулай ук Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм...