Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында кышкы каникулларда нәрсә белән шөгыльләнергә?

варына кадәр тугыз көн ял көтә. Ял көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә була. Спорт чаралары: 2 гыйнварда "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча район турниры була. 3 гыйнварда Кама Тамагы штп боз шугалагында сәгать 10.00дә ир-егетләр командалары арасында Россия хоккееның 70 еллыгына, районыбыз хоккееның 35 еллыгына багышланган...

варына кадәр тугыз көн ял көтә. Ял көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә була.
Спорт чаралары:
2 гыйнварда "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар командалары арасында мини-футбол буенча район турниры була.
3 гыйнварда Кама Тамагы штп боз шугалагында сәгать 10.00дә ир-егетләр командалары арасында Россия хоккееның 70 еллыгына, районыбыз хоккееның 35 еллыгына багышланган хоккей турниры була.
4 гыйнварда сәгать 10.00 "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында футбол ветераннары арасында мини-футбол буенча районара турнирга старт бирелә.
5 гыйнварда сәгать 10.00да Сөйки урта мәктәбендә 2004елгы һәм аннан яшьрәк, 2003-2001елгы, 2000 елгы һәм алардан өлкәнрәк егет-кызлар арасында өстәл теннисы буенча турнир узачак.
6 гыйнварда сәгать 10.00да "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкән яшьтәге кызлар арасында волейбол буенча район турниры була.
"Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы 31 декабрьдә сәгать 10.00нан 14.00гә кадәр, 3 гыйнвардан гадәти режимда 10.00нан 22.00гә кадәр эшләячәк, 1 һәм 2 гыйнвар - ял көннәре.
Мәдәни чаралар:
31 декабрьдә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда сәгать 21.00дан 23.30 га кадәр Яңа ел дискотекасы уздырыла, шунда ук 00.30дан алып 1 гыйнвар иртәнге сәгать 4.00кә кадәр яңа елны каршылау һәм Убырлы карчыклар бәйгесе уза.
Чыршы бәйрәмнәре 2 гыйнвар - Комаров, 4 гыйнвар Гагарин урамнарында, 5 гыйнвар - Агрошәһәрчектә, 6 гыйнварда Южный Околицада оештырыла. Микрорайоннарда яшәүчеләр "Кышкы карусель " дип аталган Яңа ел тамашаларын карый алачак.
7 гыйнварда сәгать 19.00 Кама Тамагында мәдәният йорты мәйданында һәм барлык рус авылларында Раштуа бәйрәменә багышланган чаралар уздырылачак.
2-6 гыйнвар көннәрендә сәгать 9.00дан 16.00кә кадәр теләге булган һәркем элеккеге чыршы уенчыклары һәм кулдан ясалган чыршыларны карарга район туган якны өйрәнү музеена бара ала.
Үзәк китапханә үзенең укучыларын 3-6 гыйнварда сәгать 8.00дән 16.00кә кадәр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев