30 декабрь 2016 яңалыклары
-
Сегодня в Камско-Устьинском районе открыли новый клуб + фото
Сегодня 30 декабря в селе Варварино состоялось торжественное открытие нового Сельского клуба на 50 мест. На мероприятии присутствовали заместитель главы Камско-Устьинского муниципального района Газинур Авхатович Габидуллин, начальник отдела культуры Алексей Викторович Голованов и директор МБУ "ЦКДОН" Насима Салаховна Ибатуллина, а также творческая группа РДК.
-
“Идел таңнары” газетасы редакциясе коллективы каматамагылыларны Яңа ел белән котлый!
Барлык әбүнәчеләребезне, штаттан тыш хәбәрчеләребезне Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Тиздән 2017 елга аяк басабыз. Киләсе ел якты идеяләр, яхшы үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын, һәр йортка тынычлык, шатлык, матур, мул тормыш алып килсен! Без һәрвакыт сезнең янәшәдә һәм сезнең өчен эшлибез! "Идел таңнары" газетасы редакциясе коллективы
-
Хөрмәтле Кама Тамагы районы педагогик хезмәт ветераннары, кадерле хезмәттәшләр!
Хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннары, кадерле хезмәттәшләр! Укыту-тәрбия эшчәнлегенә катнашы булган һәркемне якынлашып килүче Яңа 2017 ел бәйрәме белән котлыйбыз! Ул һәр йортка өмет һәм сөенечләр алып килсен! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иҗади үрләр, барлык эшләрегездә уңышлар телибез. Һәркемгә иминлек һәм бәхет юлдаш булсын. Барыгызга да тынычлык һәм күтәренке кәеф телибез....
-
Кама Тамагы РайПО рәисе Нина Колчина Яңа ел белән котлый!
Кадерле сәүдә системасы хезмәткәрләре, хезмәтебез ветераннары, хөрмәтле сатып алучылар! Яңа ел белән! Ул сезгә яңа уңай тәэсирләр бүләк итсен. Сәламәтлек, барлык эшләрегездә уңышлар телим. Сезне кибетләребездә күрүгә бик шатбыз. РайПО рәисе Нина Колчина
-
Кама Тамагы районы Кирельский авыл җирлеге башлыгы Валентина Лазарева якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлый
Кирельский авыл җирлегендә яшәүче ветераннарны, пенсионерларны, халыкны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйм! Яңа ел яхшы хәбәрләр алып килсен, йөзегездә елмаю сүнмәсен, табыннарыгыз мул булсын. Җирлек башлыгы Валентина Лазарева
-
Кама Тамагы районы Варварино авыл җирлегендә яшәүчеләрне Рушан Нотфуллин котлый!
Варварино авыл җирлегендә яшәүчеләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Йортларыбызга бәхет керсен! Табыннарыбыз мул, күңелләребез тыныч булсын. Яңа елда барыбыз да бәхетле һәм сәламәт булыйк. Җирлек башлыгы Рушан Нотфуллин
-
Кама Тамагы районы Уразлино авыл җирлеге халкын Мөнир Хәмидуллин котлый!
Хөрмәтле Уразлино авыл җирлеге халкы! Ихлас күңелдән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. Ул күңелле хәбәрләргә, сөенечле вакыйгаларга, уңай үзгәрешләргә бай булсын. Бу елда да бердәм булып, бергәләшеп эшләргә язсын. Җирлек башлыгы Мөнир Хәмидуллин
-
Кама Тамагы районы ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе Виталий Юманов Яңа ел белән котлый!
Хөрмәтле ветераннар! Сезне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм. Чын күңелдән бәйрәмне якыннарыгыз һәм туганнарыгыз белән үткәрүегезне, бәхет һәм сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер телим. Виталий Юманов Район ветераннар һәм пенсионерлар советы рәисе. Район үзәгендә яшәүче барлык ветераннар һәм пенсионерларга поселок ветераннар советы рәисе Зәйнәп Галиева сәламәтлек һәм...
-
Кама Тамагы районы Туган якны өйрәнү музее директоры Рәсимә Идиятова Яңа ел белән котлый
Хөрмәтле райондашлар, туган якны өйрәнү музее коллективы! Сезне Әтәч елы белән чын күнелдән котлыйм. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, шатлык, алда торган бурычларны хәл итүдә зур уңышларга ирешүегезне телим. Һәр аткан таң бары тик тынычлык, күңел көрлеге генә китерсен. Туган якны өйрәнү музее директоры Рәсимә Идиятова
-
Кама Тамагы районы Тәмте авыл җирлегендә яшәүчеләрне Яңа ел белән котлыйм!
Яңа ел - яңа өметләр, яңа планнар чоры. Күңелегездә беркайчан да өмет-ышаныч хисләре сүрелмәсен. Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьев
-
Кама Тамагы районы Балтач авыл җирлеге башлыгы Динар Мөхәммәдуллин Яңа ел белән котлый!
Хөрмәтле Балтач авыл җирлеге халкы! Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм! Хәзер юлыбыз да бар. Һәр йортка су кергән, газ үткәрелгән. Без хезмәт ветераннарыбыз белән горурланабыз. Яңа елда авылыбызны тагын да матуррак итәрбез дип өметләнәм. Җирлек башлыгы Динар Мөхәммәдуллин
-
Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча УПФР җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов Яңа ел белән котлый!
Хөрмәтле пенсия фонды идарәсе клиентлары, пенсионерлар, кадерле хезмәтттәшләр! Барыгызны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм! Сезгә иң изге һәм иң җылы теләкләремне юллыйм. Хезмәтегез уңышлар, якыннарыгыз белән аралашу күңелегезгә шатлык, тынычлык китерсен. Күтәренке кәеф һәм күңел көрлеге һәрвакыт игелекле эшләргә өндәп торсын! Илмир Гыйлметдинов, Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча...
-
Кама Тамагы районы Олы Салтык авылы җирлеге халкын Хәлим Ибәтов котлый!
Кадерле Олы Салтык авылы җирлеге халкы! Яңа елны каршылау һәркем өчен серле мизгелләр белән кадерле. 2017 ел өйләребезгә иминлек, киләчәккә ышаныч алып килсен. Уртак йортыбыз - авылларыбызны тагын да матур, төзек итәргә тырышыйк. Җирлек башлыгы Хәлим Ибәтов
-
Кама Тамагы районы Олы Бортас авыл җирлегендә яшәүчеләрне Яңа ел белән Радик Сәгъдиев котлый
Хөрмәтле Олы Бортас авыл җирлегендә яшәүчеләр! Узган ел бур эшләр башкардык. Бергәләп күп бәйрәмнәр үткәрдек. Киләсе елда да авылларны төзекләндерү буенча актив эш алып барырбыз дип ышанам. Барыгызга да нык сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев
-
Кама Тамагы районы Иске Барыш авыл җирлеге халкын Илшат Җиһаншин котлый!
Иске Барыш авыл җирлеге халкын Яңа ел белән котлыйм! Яңа ел - яңа казанышлар елы, шатлыклы вакыйгаларга бай булсын. Иң мөһиме - авылларыбыз төзекләнсен һәм чистарсын! Җирлек башлыгы Илшат Җиһаншин