Гипс руднигы белән кул эшен нәрсә берләштерә? Килешәм, бераз сәеррәк сорау. Шулай да, безнең очракта уртаклык бар. Мәкаләнең геройлары икесе дә таучылар поселогыннан, икесе дә гомер буе гипс руднигында эшләгәннәр, икесе дә кул эшләренә оста. Бу иҗади ханымнар белән аралашу бик күңелле, ә аларның кул эшләре күпләрне таң калдырырлык һәм...
Гипс руднигы белән кул эшен нәрсә берләштерә? Килешәм, бераз сәеррәк сорау. Шулай да, безнең очракта уртаклык бар. Мәкаләнең геройлары икесе дә таучылар поселогыннан, икесе дә гомер буе гипс руднигында эшләгәннәр, икесе дә кул эшләренә оста. Бу иҗади ханымнар белән аралашу бик күңелле, ә аларның кул эшләре күпләрне таң калдырырлык һәм мактауга лаек.
Александра Юдина - мөлаем, киң күңелле әби - чын шахтер. Гомере буе рудникта хезмәт иткән: шахтада йөк ташучы да, табель тутыручы да булып эшләгән. Төзү цехында да хезмәт куя, ә пенсиягә чыккач, 70 яшькә кадәр предприятие каравылында эшли. Александра Степановна шахтадагы авыр эштән соң (ул вакытта барлык эшләр дә кулдан башкарыла, шартлар авыр була) йорттагы хуҗалык эшләрен тәмамлагач, кичләрен яраткан шөгыле- кул эшләренә тотына. "Мин тумышым белән Кызыл Тенештән. Кияүгә чыгуга кул эшләре белән шөгыльләнә башладым. Чигә дә, бизәкләр дә чыгарып тегә идем, шпилька белән палас суктым, кечкенә ыргак белән дә бәйләдем, машина белән үземә дә, кешеләргә дә тектем, - дип сөйли Шура әби. - Эштән кайтып керәсең, аяктан егылырлык арылган, берсе булса, гаиләсен ашаткач, ял итәр иде, ә миңа яраткан шөгылем белән шөгыльләнергә кирәк. Тегү-бәйләү эшләре белән ярты төнгә кадәр утырганымны сизми дә кала идем".
«Кемнән шулай күп төрле кул эшенә өйрәндегез?» - дигән сорауга Александра Степановна барысына да үзлегеннән өйрәнүен әйтә. "Тик кемгәдер үз белгәннәремне генә өйрәтергә туры килмәде. Хәзер барысы да әзерне генә кулланырга яки фабрикада эшләнгәнне сатып алырга тели. Оста куллы бу әбидән күп нәрсәгә өйрәнергә була. Төрле төстәге җепләрдән, гадәти чәч булавкаларыннан эшләнгән паласлар, картиналар, бизәкләп эшләнгән келәмнәр, чыгарып эшләнгән бизәкле салфеткалар, картиналар чигелгән күпсанлы эшләнмәләр, чигүле мендәрләр, идән келәмнәре - барысы да хуҗабикәнең өен бизәп, җылы һәм әкияти атмосфера барлыкка китерә.
Людмила Агафонова - шулай ук Тенештә яшәүче оста куллы ханым, чигү һәм бәйләү белән күптән түгел генә шөгыльләнә башлавын әйтә. "Кул эшләрен һәрчак ярата идем, пенсиягә чыгу белән яраткан эшем белән тулаем шөгыльләнә башладым. Күптән түгел сәйлән белән иконалар чигә башладым. Алдан да теләгем бар иде, ләкин эчтән, рухи яктан моңа әзер булу кирәк, чөнки икона- изге нәрсә",- ди Людмила Николаевна. Ә иконалары чыннан да искиткеч, аларның һәркайсына күпме хезмәт, түземлелек һәм мәхәббәт салынган. Алар барысы да кемгәдер аталган, Людмила Николаевна аларның күбесен өләшкән. "Балаларга һәм оныкларга үземнән истәлек итеп тапшырасым килә", -ди ул. Александра Степановна кебек Людмила Николаевна да гомере буе поселокның шәһәр төзүче предприятиесендә эшли. Гипс руднигында бухгалтер була. "Хәзер пенсиядә вакыт күп, шуңа күрә аны яраткан шөгылемә багышлыйм", - ди ул.
Иконалардан тыш, ул ыргак белән дә искиткеч матур бәйли. Фатирының барлык бүлмәләре аның кул эшләре белән бизәлгән: урындык япмалары, күпсанлы салфеткалар, мендәрләр, шәлләр, пледлар. Ә тәрәзә төпләрендә күпсанлы фиалкалар, глоксиния, орхидея, кактуслар, идән чүлмәкләрендә зур экзотик чәчәкләр үсә.
Чын мәгънәсендә иҗади, сәләтле хатын-кызлар. Матурлыкка мәхәббәт, үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык китерү күңелләрдә хөрмәт хисе һәм искиткеч уңган бу кул осталарына соклану уята.
Нет комментариев