28 октябрь 2015 яңалыклары
-
Кама Тамагы Тенеш поселогында “Улыбка” балалар бакчасы турында
Көтеп алынган төзекләндерүдән соң бакча бинасы матур төс алган. Ул 1975 елда төзелгән һәм инде күптән капиталь ремонтка мохтаҗ иде. "Яңартылган бинада инде бер ел эшлибез. Монда җылы, уңайлы",- ди бакча мөдире Гөлчирә Кәримова. Балалар бакчасы эчтән генә түгел, тышкы яктан да нык үзгәргән. Бакча территориясенә кергәндә уен мәйданчыгында матур...
-
Быел бәрәңге ник чери?
Институтның бәрәңге лабораториясе мөдире Гөлгенә Сафиуллина җавап бирә: - Быел көз җылы килде. Дым күп булды. Шунлыктан бәрәңге төрле авыруларга биреште. Белгәнебезчә, үсемлек авырулары аз түгел. Аннары күпчелек урыннарда авыруларны булдырмау өчен кирәкле препаратлар сибелмәде. Колорадо коңгызына каршы препарат куллану белән чикләнделәр. Хәзер коңгызларга һәм авыруларга каршы катнаш препаратлар да...
-
Акробатик рок-н-ролл буенча дөнья һәм Европа чемпионаты Казанда уза
7-8 ноябрьдә Казанда акробатик рок-н-ролл буенча дөнья һәм Европа чемпионаты-беренчелеге уза Татарстан башкаласындагы ярышка дөньяның 7 иленнән 500дән артык спортчы килүе көтелә. Россия җыелма командасы данын 200ләп спортчы яклаячак. Ярышлар "Баскет-холл" спорт комплексында уза. Казанда әлеге ярышларга ныклы әзерлек эшләре бара. Шәһәргә махсус чемпионат өчен берничә тонна техник корылмалар, шулай...
-
Кама Тамагы таучылар поселогыннан кул эше осталары
Гипс руднигы белән кул эшен нәрсә берләштерә? Килешәм, бераз сәеррәк сорау. Шулай да, безнең очракта уртаклык бар. Мәкаләнең геройлары икесе дә таучылар поселогыннан, икесе дә гомер буе гипс руднигында эшләгәннәр, икесе дә кул эшләренә оста. Бу иҗади ханымнар белән аралашу бик күңелле, ә аларның кул эшләре күпләрне таң калдырырлык һәм...
-
Кама Тамагы мәшгульлек үзәге җитәкчесе Илфар Хөснуллин белән интервью
Илдә кризис башланганда эшсезлек зур үсешкә ия булыр дигән фаразлар да яңгырады. Шулай да, күп предприятиеләр эш урыннарын саклап кала алды, ә эшсезлек арту бик аз күләмдә булды. Хакимият һәм предприятие җитәкчелегенең килешеп эшләве нәтиҗәсендә республикада эшсезлек киң таралмады. Татарстанда башка төбәкләр белән чагыштырганда хезмәт базарында эшләр күпкә яхшы бара....
-
Биектауда үтереш: улы әнисен чәнчегән
Биектау районы Усад авылындагы җинаять 24 октябрь кичендә кылынган. 34 яшьлек җирле ир-ат 54 яшьтәге әнисенә берничә тапкыр пычак белән чәнчи, 1988 елгы ике ир-атны яралый. Алган тән җәрәхәтләреннән хатын-кызның гомере өзелә, зыян күрүче ике ир-ат хастаханәгә озатыла. Татарстанның тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча эш кузгатылган....