Бәйрәмнәрне үткәрү халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, нәниләрдә милли мәдәниятыбыз һәм сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә алыштыргысыз чара булып тора.
Бәйрәмнәр бер яктан балаларга олы шатлык китерсә, икенчедән, алар нәниләрнең һәрьяклы үсешен тәэмин итүгә зур этәргеч тә. Кичәне ана теленә өйрәтүче Камәрия Заһирова алып барды. Яз турында күп...
Бәйрәмнәрне үткәрү халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, нәниләрдә милли мәдәниятыбыз һәм сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә алыштыргысыз чара булып тора.
Бәйрәмнәр бер яктан балаларга олы шатлык китерсә, икенчедән, алар нәниләрнең һәрьяклы үсешен тәэмин итүгә зур этәргеч тә. Кичәне ана теленә өйрәтүче Камәрия Заһирова алып барды. Яз турында күп шигырьләр яңгырады, презентация күрсәтелде, «Тал песие», «Яз җитә», «Бар матур бакча» җырлары җырланды, татар халык уеннарыннан «Парлашу», «Йөзек салыш», «Чәчәкләр җыю», «Түбәтәйле», «Әпипә» биюе бәйрәмгә дәрт-ямь өстәде. Кыш бабайның (А.Морадимова) да килүе, аның яз кызы Нәүрүз белән (А.Төхвәтуллина) оештырган ярышлары балаларга һәм кунакларга бигрәк тә ошады.
Ярышларда Кыш бабай күпме генә тырышса да, яшь, гүзәл Нәүрүзбикәне җиңә алмады, аңа китәргә туры килде.
Ә Нәүрүз буш кул белән килмәгән, балаларны мактап, аларның тәртипле булуларын, дус яшәүләрен теләп күчтәнәч өләште. Өлкәннәр төркеме балалары белән әзерләнгән бәйрәм әнә шулай тәмамланды.
Нет комментариев