24 март 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагында ике көн рәттән республика комиссиясе эшләде
Ике көн рәттән районда республика комиссиясе эшләде, ул хокук бозуларны кисәтү буенча оештыру эшен өйрәнде. Бу биш елга бер тапкыр үткәрелә торган планлы тикшерү. Агымдагы елда безнең район һәм Кайбыч районы беренчеләрдән булып тикшерелде. Комиссиягә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибятов җитәкчелек итте. Ахырын газетдан укыгыз
-
Кама Тамагы районы Кече Карамал авылы халкы гөр килеп Нәүрүз бәйрәмен үткәрде
Табигатьтә көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә, 23 март көне, кечекарамаллылар гөр килеп Нәүрүз бәйрәмен үткәрде. Авыл халкы аны ел да көтеп ала. Бу көнне дә язның кыш белән тартышуы - һава торышының салкынча, буранлы булуына карамастан мәдәният йорты каршындагы мәйданга олысы да, кечесе дә җыелды, күрше Уразлино, Сатлыган авылларыннан...
-
Кама Тамагы “Салават күпере” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме үткәрү матур традициягә әйләнде
Бәйрәмнәрне үткәрү халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, нәниләрдә милли мәдәниятыбыз һәм сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә алыштыргысыз чара булып тора. Бәйрәмнәр бер яктан балаларга олы шатлык китерсә, икенчедән, алар нәниләрнең һәрьяклы үсешен тәэмин итүгә зур этәргеч тә. Кичәне ана теленә өйрәтүче Камәрия Заһирова алып барды. Яз турында күп...