Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы үзәгендә яшәүче хөрмәтле кешеләрнең берсе Наил Гарифуллинн зоотехник булып 30 ел эшләгән

Намуслы хезмәте өчен Татарстан дәүләт нәсел берләшмәсенең, Буа нәсел берләшмәсенең Мактау грамоталары, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кыйммәтле бүләкләренә лаек булган. 1958 елда Наил абый Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын тәмамлый. Бу мал табиблары һәм зоотехниклар хәзерләүнең сугыштан соңгы дүртенче чыгарылышы була....

Намуслы хезмәте өчен Татарстан дәүләт нәсел берләшмәсенең, Буа нәсел берләшмәсенең Мактау грамоталары, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кыйммәтле бүләкләренә лаек булган.

1958 елда Наил абый Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын тәмамлый. Бу мал табиблары һәм зоотехниклар хәзерләүнең сугыштан соңгы дүртенче чыгарылышы була. Институтны бетергәч, аны ТАССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы юлламасы буенча Актаныш районына эшкә җибәрәләр, соңрак Тукай районында авыл хуҗалыгы инспекциясендә эшли.
1961 елның декабреннән ул туган поселогы инкубатор станциясенә эшкә килә. Ул вакытта һәр колхозда тавык фермалары була. Ике колхозда - Тәмтедәге Мичурин исемендәге һәм "Просвет" колхозында (Сөйки, Мордва Каратае һәм Сөйки Кичүе авыллары) йомырка салучы тавыклар үрчетелә.
"Инкубация чоры биш ай дәвамында - февральдән июньгә кадәр бара иде. Бу вакыт эчендә колхозлар, шулай ук халыкка сату өчен 130 меңгә кадәр чеби, шәхси хуҗалыклар өчен үрдәк бәбкәләре дә чыгарыла иде". Бу вазифада Наил абый 1964 елга кадәр эшли, аннан соң аны Олы Кариледәге колхозара сыерларны ясалма орлыкландыру станциясе директоры итеп билгелиләр.
Район торгызылганнан соң, 1965 елда, Кама Тамагы производство идарәсендә зоотехник булып эшли башлый. "Ул чакта һәр колхозда дуңгыз, сарык, мөгезле эре терлек, кошчылык фермалары эшли иде, - дип искә ала Наил абый. - Терлек, кош-корттан югары продукция алуга, аларны тиешенчә ашату һәм асрауга зур игътибар бирелде. Салам парландырып бирелде, концентрацияләнгән азыкны чүпрәләндерү, бозаулар өчен ясалма сөт әзерләү оештырыла иде. Һәр хуҗалыкта азык кухнясы эшләде. Мөгезле эре терлекне ясалма орлыкландыру тиешле дәрәҗәгә күтәрелде. Сыерлар, яшь үрчемнең баш саны журналы алып барылды. Терлекләрнең еллык продуктлылык һәм токымлылык буенча бәяләү уздырыла иде".
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев