13 май 2016 яңалыклары
-
18 майда Кама Тамагы районы туган як музеенда “Бүләк итү көне” оештырыла
Музей хезмәткәрләре көнкүреш предметлары, кием-салым, иске фоторәсемнәр, документлар, открытка һәм значокларны бик теләп кабул итәчәк. Ә алар музейда яңа тормыш алачак. Бу көнне музей заллары һәркем өчен түләүсез эшли.
-
Бүген сәгать 14.00 Кама Тамагы “Акчарлак” комплексында волейбол буенча 24нче сезонның йомгаклау ярышлары була
Район башлыгы кубогына районның иң көчле - МЧС, яшьләр, татар мәктәбе командалары көч сынаша. Оештыручылар һәм спортчылар теләгән кешеләрне ярышларда көч биреп торырга чакыра.
-
Кама Тамагында 12-22 майда әбүнәче ункөнлеге үткәрелә
Бу көннәрдә район халкы газета-журналларга ташламалы бәядән языла ала. Ташламаны Россия Почтасы бирә. Район газетасына редакция өстәмә ташлама тәкъдим итә. Ункөнлек барышында "Идел таңнары" ("Волжские зори") газеталарын физик затлар 550,92 сумнан яздыра ала.
-
Район үзәгендә яшәүче кадерле әтиебез Кәримов Хәмит Кәшаф улына 15 майда 60 яшь тула
Син һәрвакыт киң күңелле, кешелекле, олы җанлы. Без сине ихлас күңелдән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың шатлык белән үтсен, әни белән тигез гомер итегез. Без- балаларыңның уңышларына шатланып, оныклар сөеп яшәсәң иде. Син безнең ышанычыбыз да, таянычыбыз да. Киләчәктә дә туганнар белән аралашып матур гомер итегез. Якты кояш җылы...
-
Олы Карамал авылында туып-үскән, бүгенге көндә район үзәгендә яшәүче Галимов Рамил Ирек улының 50 яшьлек юбилее!
Улым! Сине олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхет телибез. Яраткан район газетасы аша сиңа олы рәхмәтебезне белдерәсе килә. Барлык аналарга да синең төсле киң күңелле, миһербанлы, шәфкатьле, туган җанлы, "әни" дип өзелеп тора торган бала телим. Шундый булганың өчен зур рәхмәт сиңа! Бәхетләрең охшаш булсын Майда туган...
-
Яңасала авылында яшәүче Хәмидуллин Рафаэль Равил улын 55 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз
Тата абый! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелеген күреп, тугания апа белән бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Һәр яңа көн бәхет алып килсен,...
-
Көрәле авылында гомер итүче кадерле әтиебез Ибраһимов Марат ХатыЙп улының 10 нчы майда 55 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Ихлас йөрәктән шушы бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек телибез. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, әтиләргә хас йөрәк җылысы белән кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткән өчен зур рәхмәт!...
-
Кама Тамагы районы үзәгендә яшәүче хөрмәтле кешеләрнең берсе Наил Гарифуллинн зоотехник булып 30 ел эшләгән
Намуслы хезмәте өчен Татарстан дәүләт нәсел берләшмәсенең, Буа нәсел берләшмәсенең Мактау грамоталары, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кыйммәтле бүләкләренә лаек булган. 1958 елда Наил абый Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын тәмамлый. Бу мал табиблары һәм зоотехниклар хәзерләүнең сугыштан соңгы дүртенче чыгарылышы була....
-
Кама Тамагында “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” республика проектында катнашучылар арасыннан җиңүчеләр билгеләнде
11 май көнне үзәк район китапханәсе бинасында жюри әгъзалары "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" республика проектында катнашучылар арасыннан җиңүчеләрне сайлады. Ел дәвамында районның беренче сыйныф укучылары сыйныфлары белән, төркемләп яисә әти-әниләре белән мәдәният учреждениеләрендә үткәрелгән төрле чараларга йөрделәр. Алар театр, музей, китапханәгә барулары турында көндәлекләренә язып бардылар. Ниһаять, җиңүчеләр ачыкланды....
-
Кама Тамагы МР башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә гаиләне өйрәнү дәресе уздырылды
11 май көнне Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Рудник һәм Кама Тамагы урта мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары катнашында гаиләне өйрәнү дәресе уздырылды. Дәреснең максаты - яшьләрдә гаилә кыйммәтләре турында күзаллау булдыру, аларны гаилә һәм никахны теркәү законнары белән таныштыру. «Гаилә проблемалары белән күпсанлы дәүләт,...