Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Уразлино авылында җирле үзидарә бинасын ремонтлау тәмамланып килә

Аны "Вика" төзелеш фирмасы башкара. Монда бинаның түбәсе һәм тәрәзәләр алыштырылган. Җирле үзидарә өчен ике кабинет һәм архив өчен бүлмә әзерләнгән. Хәзер авыл җирлеге хезмәткәрләре якты кабинетларда эшләячәк. Клуб буларак файдаланылачак иркен бүлмәне ремонтларга да акчалары җиткән. Уразлинолыларның теләген исәпкә алып, төзүчеләр биредә кечкенә генә сәхнә дә ясаган. Моннан тыш,...

Аны "Вика" төзелеш фирмасы башкара.

Монда бинаның түбәсе һәм тәрәзәләр алыштырылган. Җирле үзидарә өчен ике кабинет һәм архив өчен бүлмә әзерләнгән. Хәзер авыл җирлеге хезмәткәрләре якты кабинетларда эшләячәк. Клуб буларак файдаланылачак иркен бүлмәне ремонтларга да акчалары җиткән. Уразлинолыларның теләген исәпкә алып, төзүчеләр биредә кечкенә генә сәхнә дә ясаган. Моннан тыш, алар бинаның түбәсе һәм фундаментына куркыныч тудырган зур тирәк агачларын кискән.
Әлбәттә, мондый ремонт бөтен бинага таләп ителә. Сайлау участогы өчен бүлмә, "Кама Тамагы" АХПның "Карамал" бүлекчәсе арендалый торган кабинетка заманча ремонт ясалмаган, коридор һәм баскыч мәйданчыгына ремонт кирәк. Шулай да эш башланган. Хәзер авыл җирлеге 2017 елны көтә, бу вакыт план буенча бинага газ кертеләчәк.
Сүз уңаеннан, "Вика" ҖЧШ районда күп кенә төзелеш мәйданчыкларында эшли. Бу оешманың эше хакында бары тик яхшы сүзләр генә ишетәсең. Хәзерге вакытта төзүчеләр бригадасы Куйбышев Затон штпда һөнәри училище бинасын ремонтлауны тәмамлый. Биредә үк 32 фатирлы торак йорт төзелеше өчен мәйданчык әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев