27 апрель 2016 яңалыклары
-
Олы Салтык авылында яшәүче кадерле әниебез, кодагыебыз, яраткан дәү әниебез Сөләйманова Рәшидә Газизулла кызының туган көне
Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән кайнар котлыйбыз. Бетмәс-төкәнмәс көч, якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкып торсын. Таң җилләренең назлысын, күңел тынычлыгы телибез, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Әти белән пар канатлар булып бәхеттә, шатлыкта яшәргә насыйп булсын. Сөйкемле карашың кояшка тиң, Бар тормышны нурга күмәсең....
-
Олы Кариле авылында яшәүче Хикмәтуллин Азат Сәлим улын юбилее белән ихлас котлыйбыз
Кадерлебез! Сиңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Киләчәктә дә тормыш күгең аяз булсын. Ходай биргән гомереңне саулыкта, куанычта, бәхеттә кичерүеңне, балаларың һәм оныкларыңның игелеген күрергә насыйп булсын. Әтиебез - безнең кадерлебез, Без бәхетле җирдә син барга. Фәрештәләр кунсын иңнәреңә Туган көнең белән котларга. Төрле чакны күргәнсеңдер,...
-
Шәпкә авылында яшәүче Фәтхуллина Зөлфирә Якуб кызының 25 апрельдә 50 яшьлек юбилее
Кадерлебез! Сине олы бәйрәмең белән котлыйбыз. Изге йөрәкле, ачык йөзле, гаять ярдәмчел син. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлыклы көннәр телибез. Дөньяның ямен тоеп, күңел күтәренкелеге белән бергә-бергә күп еллар яшәргә язсын. Туган көнең котлы булсын, Телибез бәхет кенә. Куандырсын һәр көнеңне Шатлыклар килеп кенә. Кояшныкы кебек булсын гомерең, Күзләреңдә нурлар...
-
Кама Тамагы районы Уразлино авылында җирле үзидарә бинасын ремонтлау тәмамланып килә
Аны "Вика" төзелеш фирмасы башкара. Монда бинаның түбәсе һәм тәрәзәләр алыштырылган. Җирле үзидарә өчен ике кабинет һәм архив өчен бүлмә әзерләнгән. Хәзер авыл җирлеге хезмәткәрләре якты кабинетларда эшләячәк. Клуб буларак файдаланылачак иркен бүлмәне ремонтларга да акчалары җиткән. Уразлинолыларның теләген исәпкә алып, төзүчеләр биредә кечкенә генә сәхнә дә ясаган. Моннан тыш,...
-
Кама Тамагы районы Чаллы авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәгеләр өчен «Элеккеге көннәрне сагынам...» дип аталган әдәби чара үткәрде
Шулай ук 25 апрельдә халкыбызның сөекле улы Габдулла Тукайның 130 еллыгына карата "Богородский рай" үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре Олы Кариле авыл җирлегенә кергән Чаллы авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә өлкән яшьтәгеләр өчен «Элеккеге көннәрне сагынам...» дип аталган әдәби чара үткәрде. Мәдәният хезмәткәрләре шагыйрьнең тормышы...
-
Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе укучысы Беренче халыкара фестивальдә катнашты
Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе укучысы Аполлинария Лазарева "Йолдызлык симфония" дип аталган Беренче халыкара фестивальдә катнашты. Фестиваль "Яңа буын" балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм фонды тарафыннан оештырылган. "Вокал-соло" номинациясендә 11-12 яшьлекләр арасында Аполлинария III дәрәҗә лауреат булды. Аполлинарияне һәм аның педагогы Зөлфия Мөхәммәдиеваны уңышлары белән котлыйбыз!
-
“РариТЭК” газ ягулыгына ишекләрен ачты
Шушы көннәрдә "РариТЭК" компаниясенең җитештерү базасында Ачык ишекләр көне үтте. Транспорт чараларын газ ягулыгын күчерүгә багышланган очрашуда автранспорт предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Компаниянең эшчәнлеге белән танышу Россиядә беренчеләрдән булып төзелгән уку үзәгеннән башланды. Автомобильләрнең төрле модельләрен газ ягулыгына көйләү тәртибе белән таныштыручы стендлар, техник...