Җәмгыять
Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында яшәүче Фирая Кәримуллина - эшмәкәр хатын-кыз, уңган бакчачы, аш-су остасы
Эшмәкәр булып тумыйлар, энергияле, инициативалы, үз-үзенә ышанган кешеләр генә моңа алына. Бу өлкәдә эшләүчеләр оештыручы, икътисадчы, финансист сыйфатларына да ия булырга тиеш. Районыбыздагы күп санлы эшмәкәр хатын-кызларыбызның берсе - Олы Кариле авылында яшәүче Фирая Фарук кызы Кәримуллина. Ул 26 ел үз эшен алып баручы шәхси кибет хуҗасы. Ерак туксанынчы елларда...
Эшмәкәр булып тумыйлар, энергияле, инициативалы, үз-үзенә ышанган кешеләр генә моңа алына. Бу өлкәдә эшләүчеләр оештыручы, икътисадчы, финансист сыйфатларына да ия булырга тиеш.
Районыбыздагы күп санлы эшмәкәр хатын-кызларыбызның берсе - Олы Кариле авылында яшәүче Фирая Фарук кызы Кәримуллина. Ул 26 ел үз эшен алып баручы шәхси кибет хуҗасы. Ерак туксанынчы елларда авылда беренчеләрдән булып тәвәкәлләгән. Эшмәкәр булыр өчен бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә белем һәм тәҗрибә булу, кешеләр белән аралашу, уртак тел таба белү осталыгы кирәк. Үз эшен ачканчы Фирая Фарук кызы 16 ел Олы Кариле РТПсында директор булып эшләгән.
Бөтен авырлыкларны җиңеп, кече бизнес белән уңышлы гына шөгыльләнүен дәвам итә. «Безнең авылда ике шәхси кибет бар, - ди ул. - Товар әйләнеше минем кибеттә аена 300 мең сум тәшкил итә. Сатуда ашамлыклар да, хуҗалык товарлары да бар. Сатып алучылар продукция сыйфатыннан канәгать булсыннар дип тырышам».
Бу мөлаем, сөйкемле ханымның тагын бер үзенчәлекле ягы бар - ул хәйриячелек белән шөгыльләнә. Моны ихлас күңелдән башкара. Балалар бакчасы, мәктәп, клубта һәм район масштабында үткәрелә торган чараларга иганә ярдәме күрсәтә. Болардан тыш, ул әле уңган бакчачы, кул эшләре, аш-су остасы да.
8 Март бәйрәмендә Фирая ханым хатын-кызлар көне белән котлаулар кабул итсә, 10 мартта туган көнен билгеләп үтә. Аны икеләтә бәйрәм белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев