7 март 2017 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлый
Хөрмәтле хатын-кызлар - авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре! Сезне Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлыйм. Язын һәрвакыт яхшыга өметләнәбез, яз - ул авыл хуҗалыгы эшләре башлангычы да. Бу яз якты киләчәккә юл ачсын, тынычлыкта, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын. Бәйрәм белән! Илфат Вәлиев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе
-
Кама Тамагы РУПС җитәкчесе Илнур Мингалиев язның беренче бәйрәме белән тәбрик итә
Хөрмәтле Россия почтасы хезмәткәрләре, әбүнәчеләребез! Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәм. Язгы кояш сезгә шатлык һәм җылылык бүләк итсен, хат ташучылар йортларыгызга яхшы хәбәрләр генә китерсен. Яраткан газета-журналларыгыз сезнең таләпләрне канәгатьләндерсен. Бергәләп эшләргә, яшәргә насыйп булсын! Илнур Мингалиев, РУПС җитәкчесе
-
Кама Тамагы районы Үзәк хастаханә баш табибы 8 Март бәйрәме белән котлый
Кадерле үзәк хастаханәдә эшләүче хатын-кызлар - табиблар, шәфкать туташлары, кече персонал, хөрмәтле ветераннарыбыз һәм пациентларыбыз! Чын күңелдән сезнең барыгызны да 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек телим. Сәламәт хатын-кыз чын мәгънәсендә матур һәм бәхетле була. Шатлык-сөенечләргә күмелеп яшәгез. Киң күңелегез, җылы кулларыгыз, олы йөрәгегез өчен рәхмәт Сезгә! Ильяс...
-
Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый
Хөрмәтле хатын-кызлар! Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләре һәм хөрмәтле клиентларыбыз - пенсионерлар һәм яшь әниләр! Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Язның беренче бәйрәме сезгә яхшы кәеф, күтәренке рух, шатлык бүләк итсен. Йөзләрегез якты кояштай балкып торсын. Һәрчак шулай тырыш, төгәллек һәм матурлыкның нәфис өлгесе булып калыгыз. Илмир Гыйлметдинов, Кама Тамагы...
-
Кама Тамагы Кече Карамал авылында яшәүче Лилия Гыйлмуллинна өйдә дә, эштә дә өлгерә
Авылда яшәп тә терлек асрамау, дөрес түгел. Кече Карамалда яшәүче Лилия һәм Илгиз Гыйлмуллиннар әнә шундый фикердә. Бүген аларның шәхси хуҗалыгында 12 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 4се сыерлар, берсе тана, 60 баш кош-корт асрыйлар. Гаилә башлыгы "Кама Тамагы" АХПда шофер булып эшли, Лилия - авыл мәдәният йорты мөдире....
-
Кама Тамагы районы Олы Кариле авылында яшәүче Фирая Кәримуллина - эшмәкәр хатын-кыз, уңган бакчачы, аш-су остасы
Эшмәкәр булып тумыйлар, энергияле, инициативалы, үз-үзенә ышанган кешеләр генә моңа алына. Бу өлкәдә эшләүчеләр оештыручы, икътисадчы, финансист сыйфатларына да ия булырга тиеш. Районыбыздагы күп санлы эшмәкәр хатын-кызларыбызның берсе - Олы Кариле авылында яшәүче Фирая Фарук кызы Кәримуллина. Ул 26 ел үз эшен алып баручы шәхси кибет хуҗасы. Ерак туксанынчы елларда...
-
Кама Тамагы районы башлыгы П.Н.Лоханов Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый
Кадерле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу матур бәйрәмнең яз башына туры килүе очраклы түгел, чөнки нәкъ бу чорда табигать уяна. Бу - яңа тормыш башлану символы. Гүзәл затлар ягымлылык, мәхәббәт һәм зирәклекне гәүдәләндерә. Сез гаилә җылысын, кайгыртучанлыкны символлаштырасыз, безнең өчен ышанычлы тыл,...