Табигатьтә көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә, 23 март көне, кечекарамаллылар гөр килеп Нәүрүз бәйрәмен үткәрде.
Авыл халкы аны ел да көтеп ала. Бу көнне дә язның кыш белән тартышуы - һава торышының салкынча, буранлы булуына карамастан мәдәният йорты каршындагы мәйданга олысы да, кечесе дә җыелды, күрше Уразлино, Сатлыган авылларыннан...
Табигатьтә көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә, 23 март көне, кечекарамаллылар гөр килеп Нәүрүз бәйрәмен үткәрде.
Авыл халкы аны ел да көтеп ала. Бу көнне дә язның кыш белән тартышуы - һава торышының салкынча, буранлы булуына карамастан мәдәният йорты каршындагы мәйданга олысы да, кечесе дә җыелды, күрше Уразлино, Сатлыган авылларыннан да кунаклар килде. Аларны күңелле музыка, инде тирә-юньгә пар бөркеп утырган әзер зур самовар, һавага тәмле ис таратып табада чыжлаган коймак, зур чуен казанда пылау пешерүче кызлар каршы алды.
Бәйрәмне котлау сүзе, изге теләкләр белән Уразлино авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллин ачты.Традицион персонажлар - Кыш бабай, Нәүрүзбикә, Шамакай, Убырлы катнашында театральләшкән тамаша башланды. Алар уен барышында катнашучыларны да җәлеп итте: төрле кызыклы уен-конкурсларга чакырды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйрәмгә килүчеләрне концерт номерлары белән шатландырды. Җырлап-биеп күңел ачкан халык кайнар чәй, коймак һәм пылаудан авыз итте. Бәйрәм ахырында традиция буенча кыш карачкысы яндырылды. Кичәнең күңелле үтүендә Кече Карамал мәдәният йорты директоры Лилия Гыйлмуллина һәм, әлбәттә инде, аның уң кулы булган кызлар Рауза, Гөлнур, Илһамия, Зөһрә, Фәнзия, Уразлино авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Зифа Садриеваның роле зур.
Бәйрәмнәрне әнә шулай бергәләп, бердәм булып үткәргәндә алар күңелдә матур хатирәләр генә калдыра.
Нет комментариев