Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Иске Казиле мәдәният йортында "Егет көче" дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрелде

Кичәгә ир-егетләребез үзләренең парлары белән чыкырылган иде, алар ярыш-уеннарда да бергә катнаштылар. Әлхәт Дәминов исә, авыл урамы буйлап моңлы гармун көйләре яңгыратып килеп керде кичәбезгә. Ул шулай авылдашларны бәйрәмгә чакырды. Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире Тәслимә Әскәрова ачып җибәрде. Ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап үтте. Кичә матур шигырьләр, җырлар белән...

Кичәгә ир-егетләребез үзләренең парлары белән чыкырылган иде, алар ярыш-уеннарда да бергә катнаштылар. Әлхәт Дәминов исә, авыл урамы буйлап моңлы гармун көйләре яңгыратып килеп керде кичәбезгә. Ул шулай авылдашларны бәйрәмгә чакырды.
Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире Тәслимә Әскәрова ачып җибәрде. Ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап үтте. Кичә матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Килгән кунаклар уеннар, конкурсларда катнашып, бик матур итпе күңел ачтылар, биеделәр һәм җырладылар. Садриева Лилия, Габдуллина Гөлшат әзерләгән чәй табыны артында бәйрәм дәвам итте. Соңыннан дискотека оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев