27 февраль 2017 яңалыклары
-
Президент «ТФБ-Финанс» клиентларына иминият акчаларын түләү мөмкинлеген табуны йөкләде
«ТФБ-финанс» клиентлары «Татфондбанкның» зыян күргән кертемчәләре реестрына эләгергә мөмкин. (Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов физик һәм юридик затларга - операция эшчәнлеген туктаткан банк клиентларына хокукый ярдәм күрсәтүче Консультатив төркемгә һәм Татарстан Прокуратурасына «ТФБ-финанс» клиентларын «Татфондбанк»ның зыян күргән кертемчәләре реестрына кертү буенча суд органнарына мөрәҗәгать әзерләргә йөкләде....
-
Кама Тамагы районы Кече Мәрәтхужа мәдәният йортындаВатанны саклаучылар коненә карата "Ватанны саклау - һәркемнең бурычы" дигән исем астында бәйрәм кичәсе үткәрелде
Бәйрәм кичәсендә килгән гаиләләр арасында уеннар, ярышлар, конкурслар үткәрелде. Котлаулар, музыкаль номерлар белән урелеп барды.Очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм оешкан төстә узып, килгән кунаклар күңелендә матур хисләр калдырды.
-
Кама Тамагы районы Иске Казиле мәдәният йортында "Егет көче" дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрелде
Кичәгә ир-егетләребез үзләренең парлары белән чыкырылган иде, алар ярыш-уеннарда да бергә катнаштылар. Әлхәт Дәминов исә, авыл урамы буйлап моңлы гармун көйләре яңгыратып килеп керде кичәбезгә. Ул шулай авылдашларны бәйрәмгә чакырды. Бәйрәмне мәдәният йорты мөдире Тәслимә Әскәрова ачып җибәрде. Ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап үтте. Кичә матур шигырьләр, җырлар белән...