Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кама Тамагы районы Ишем авылында яшәүче Зәйнуллиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте

Моннан нәкъ алтмыш ел элек Мөсфирә Нурулла кызы һәм Фәрит Кәрим улы уртак гаилә корганнар. Алар икесе дә Ишемдә туып үскән, бер сыйныфта укыганнар. - Ул мәктәптә укыган чакта ук миңа игътибар итте, шул вакыттан бирле күзеннән ычкындырмады, - дип елмаеп искә ала Мөсфирә апа. Аларның балачагы авыр сугыш елларына...

Моннан нәкъ алтмыш ел элек Мөсфирә Нурулла кызы һәм Фәрит Кәрим улы уртак гаилә корганнар.
Алар икесе дә Ишемдә туып үскән, бер сыйныфта укыганнар.
- Ул мәктәптә укыган чакта ук миңа игътибар итте, шул вакыттан бирле күзеннән ычкындырмады, - дип елмаеп искә ала Мөсфирә апа.
Аларның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән.
- Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде. Әтием олы яшьтә булу сәбәпле сугышка алынмады, аны бездән 3 километр ераклыкта урнашкан Шершалан авылына комбинатка эшкә җибәрделәр. Ә мин үгез җигеп, район үзәгеннән, Красновидоводан чәчүлек орлык ташыдым. 10 яшьтә трактор руле артына утырдым. Трактор йөртергә үзлегемнән өйрәндем. Авыл малайлары техникага яшьтән тартыла бит. Бик авыр вакытлар иде. Хәтерлим әле, күпме кыр сөрелмәгән килеш калды, чөнки эшче көчләр җитмәде. Гомерем буена нинди төр марка тракторларда эшләргә туры килмәде. Хезмәт юлымны туган авылымдагы "Алга" колхозында башладым, соңрак безнең хуҗалыкны Балтачтагы "Октябрь" колхозына, аннары Сөйкидәге "Кызыл маяк" һәм ахырдан Кирельский совхозына куштылар, - дип искә төшерә Фәрит абый.
Мөсфирә Нурулла кызы шулай ук колхозда хезмәт куйган. "Чүп тә утадым, бозаулар да карадым, сыер савучы булып та эшләдем, кияүгә чыккач, бригадада эшли башладым. Нәрсә белән шөгыльләнсәк тә, эш җитәрлек булды. Кайвакыт хәтта төшке ашсыз да кала идек", - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев