17 февраль 2017 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы Ишем авылында яшәүче Зәйнуллиннар гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтте
Моннан нәкъ алтмыш ел элек Мөсфирә Нурулла кызы һәм Фәрит Кәрим улы уртак гаилә корганнар. Алар икесе дә Ишемдә туып үскән, бер сыйныфта укыганнар. - Ул мәктәптә укыган чакта ук миңа игътибар итте, шул вакыттан бирле күзеннән ычкындырмады, - дип елмаеп искә ала Мөсфирә апа. Аларның балачагы авыр сугыш елларына...
-
20 февральдә Кама Тамагы районы үзәк хастаханәсендә медицина советы булып узачак
Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева катнаша. Шул ук көнне сәгать 11.30дан 12.30га кадәр Фәридә Фатыйх кызы гражданнар кабул итә. Кабул итү хастаханәнең баш табиб кабинетында узачак. 2-15-85, 2-19-83 телефоннары аша язылырга була.
-
Иртәгә Кама Тамагы районы Келәнче авылында РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына алкалы хоккей буенча традицион турнир узачак
Ярышны оештыручылар 1999 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар шөгыльләнүче хоккей командаларын турнирда катнашырга чакыра.