Конкурска барысы 200дән артык кош оясы куелды. "Кояшкай" балалар бакчасыннан бәйгедә 30 баланың әтисе катнашты. Бакчага 85 бала йөрүен исәпкә алсак - бу бәйгедә катнашучы иң актив учреждениеләрнең берсе.
Эшләр ике номинация буенча бәяләнде: "Оптималь вариант" һәм "Әкият сарае". "Оптималь вариант" кошларның яшәве һәм үрчүе өчен барлык таләпләр үтәлгән сыерчык...
Конкурска барысы 200дән артык кош оясы куелды. "Кояшкай" балалар бакчасыннан бәйгедә 30 баланың әтисе катнашты. Бакчага 85 бала йөрүен исәпкә алсак - бу бәйгедә катнашучы иң актив учреждениеләрнең берсе.
Эшләр ике номинация буенча бәяләнде: "Оптималь вариант" һәм "Әкият сарае". "Оптималь вариант" кошларның яшәве һәм үрчүе өчен барлык таләпләр үтәлгән сыерчык оясын, "Әкият сарае" - иҗади шәхесләргә бай фантазияне кулланып эшләгән ояларны күздә тотты. "Тамашачы симпатиясе призы" да бар иде. Иң кулай, һәм гадәти булмаган сыерчык оясын сайлап алуы авыр булды. Конкурста катнашучылар балаларын да алып килгән, алар бик теләп әтиләре ясаган оялар турында шигырь сөйләде. «Яз» вокаль ансамбле, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм балалар хореография төркеме үз чыгышлары белән бәйрәм кәефе тудырды.
Кулай сыерчык оясы номинациясендә өченче урынны Сөйкидән Валерий Михайлов эше яулады. Икенче урында Кама Тамагыннан Аделина Шәңгәрәева әтисе һәм беренче урында - 4 сыерчык оясы ясаган Фәйзуллиннар гаиләсе. Райондагы иң яхшы комбайнчыларның берсе Рамис Фәйзуллин уллары белән ясаган кош оялары материалны дөрес сайлау белән генә түгел, креатив якын килүе һәм бизәлеш буенча да аерылып торды.
"Әкият сарае" номинациясендә жюри бертавыштан Кама Тамагыннан Илья Матвеев оныгы Володя белән ясаган ояга беренче урынны бирде. Икенче урында Юрий Курчев, өченче урында Самира Бикташева әтисе эше.
Бөтендөнья космонавтлар көненә карата Сабрина Мостафина әтисе космик ракета төрендә оя ясаган һәм ул тамашачы симпатиясе призына лаек булды. Кама Тамагыннан Айдар һәм Илнур Сабировларның Шүрәле башы итеп ясалган сыерчык оясы икенче урында, өченче урында Камил Саттаров әтисе ясаган кош оясы.
Виталий Сорокин, Илназ Фәхретдинов, "Кояшкай" балалар бакчасы һәм Куйбышев Затоннан Гришиннар гаиләсе дипломнар белән бүләкләнде.
Осталарга күтәренке кәеф тә яхшы бүләк булды. Бу кояшлы көндә һәркем җиңүче булгандыр. Алар кышны, салкынны җиңде. Үз канатларында яз алып килгән кошларны каршы алды, кошларга яңа йортлар бүләк итте. Шулай да әтиләре һәм дәү әтиләре үзләренең балалары һәм оныклары белән ясаган изге эш иң мөһиме.
Фотосүрәттә: Кама Тамагы "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре Загидуллина Р.М. һәм Садриева Н.А. ата-аналар һәм балалар белән.
Нет комментариев