Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы Кече Карамал авылында яшәүче Лилия Гыйлмуллинна өйдә дә, эштә дә өлгерә

Авылда яшәп тә терлек асрамау, дөрес түгел. Кече Карамалда яшәүче Лилия һәм Илгиз Гыйлмуллиннар әнә шундый фикердә. Бүген аларның шәхси хуҗалыгында 12 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 4се сыерлар, берсе тана, 60 баш кош-корт асрыйлар. Гаилә башлыгы "Кама Тамагы" АХПда шофер булып эшли, Лилия - авыл мәдәният йорты мөдире....

Авылда яшәп тә терлек асрамау, дөрес түгел. Кече Карамалда яшәүче Лилия һәм Илгиз Гыйлмуллиннар әнә шундый фикердә.
Бүген аларның шәхси хуҗалыгында 12 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 4се сыерлар, берсе тана, 60 баш кош-корт асрыйлар. Гаилә башлыгы "Кама Тамагы" АХПда шофер булып эшли, Лилия - авыл мәдәният йорты мөдире.
- Еш кына авыл халкы бай яши дигән фикерне ишетергә туры килә, - ди Илгиз Хәбир улы. - Моның өчен күп көч куярга, тырышырга кирәк. Терлек асрау - көндәлек авыр эш.
Алар терлек асрауны бер сыердан башлыйлар, аннары икенче, өченче, дүртенчесе барлыкка килә. Баш саны арту белән терлек абзарын да зурайталар.
- Без шәхси фермер хуҗалыкларын үстерү буенча дәүләт программаларында катнашмадык, - дип Илгиз Хәбир улы. - Дәүләттән бушлай бер савым аппараты гына алдык, ел саен һәр сыерга 300әр сумнан субсидия алып килдек. Терлек азыгын үзебез әзерлибез. Шәхси хуҗалыкларда терлек саны кимү сәбәпле, кырда печән күп - кирәк кадәр чап, иренмә генә. Печәнне алып кайту белән дә проблема юк, чөнки үзем шофер булып эшлим. Фураж, ашлыкны җир пае һәм хезмәт хакы хисабына алабыз. Җәй көне көтүне чиратлап көтәбез. Узган ел 24 көн көтәргә туры килде. Элек авыл көтүе зур иде, сыерлар гына да 100 баштан артык йөрде.
- Табында үзебез җитештергән ризыклар: ит, сөт, каймак, эремчек, - дип сүзгә кушылды Лилия Шәһит кызы. - Моннан тыш, ай саен сөт тапшырып 20 меңнән артык акча эшлибез. Хәзер сөтнең литрын 20 сумнан җыялар. Үзебездән арткан итне дә сатабыз.
Утырып торып тук булмассың, ди халык мәкале. Тырыш хезмәт кенә кешене әнә шулай бәхетле дә, бай да итә.
Мәдәният хезмәткәре, авыл уңганы, тырыш хуҗабикә һәм ике бала анасы Лилия Шәһит кызын - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев