Чара сәяси репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алу белән белән башланып китте.
- Бу елларда миллионлаган кеше тоталитар режим корбаннарына әверелде, кешеләр сәяси һәм дини карашлары, социаль, милли һәм башка билгеләр буенча репрессиягә дучар ителде. Россиядә яшәүче халык та сәяси репрессиядән котыла алмый. Бу канлы вакыйгалар ил тарихы...
Чара сәяси репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алу белән белән башланып китте.
- Бу елларда миллионлаган кеше тоталитар режим корбаннарына әверелде, кешеләр сәяси һәм дини карашлары, социаль, милли һәм башка билгеләр буенча репрессиягә дучар ителде. Россиядә яшәүче халык та сәяси репрессиядән котыла алмый. Бу канлы вакыйгалар ил тарихы елъязмасында мәңгелеккә калачак, - диде Павел Лоханов. - Бүген сезнең безнең белән булуыгызга бик шатбыз, ә тормыш матур һәм үзенең күпкырлыгы белән гаҗәпләндереп дәвам итә. Бүгенге очрашу да һәркайсыгызның күңелендә матур һәм якты истәлекләр калдырыр дип ышанам.
Район туган якны өйрәнү музеендагы Хәтер китабында 1920-1930 елларда хакимиятнең җирле органнары карарлары нигезендә репрессиягә дучар ителгән республиканың биш районында яшәүчеләр исемлеге бастырылган исемлек буенча безнең районда репрессияләнүчеләрдән 223 кеше акланган. Үткәрелгән чарада 6 кеше катнашты.
Социаль ярдәм күрсәтү һәм ташламалар, пенсия белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтү турында социаль яклау бүлеге белгече Наталья Данилова, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов, үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Светлана Суворова сөйләде.
Ахырын газетадан укыгыз
Нет комментариев