1 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Кама Тамагы районы Яңа Сала авылы ТИҮ җитәкчесе Нурулла Хәмидуллин быел башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды
- Быел мәчет акчасына уртак көч белән мәчетнең фундаментын ныгыттык, нигезен тышкы яктан әйләндереп алдык. Мәчеткә ремонт ясауда Рафаил Насыйбуллин зур ярдәм күрсәтте. Ул үзе Казанда яши, аның бабасы безнең авылда туып-үскән. Моннан тыш, без зиратны 80 метр озынлыкта койма белән әйләндереп алдык һәм Нагорный урамында зиратка кадәр юлга вак...
-
Кама Тамагы җирлекара үзәк китапханәдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үткәрелде
Чара сәяси репрессия корбаннарын бер минут тынлык белән искә алу белән белән башланып китте. - Бу елларда миллионлаган кеше тоталитар режим корбаннарына әверелде, кешеләр сәяси һәм дини карашлары, социаль, милли һәм башка билгеләр буенча репрессиягә дучар ителде. Россиядә яшәүче халык та сәяси репрессиядән котыла алмый. Бу канлы вакыйгалар ил тарихы...
-
Олы Мәрәтхуҗа авылында гомер итүче Фәйзуллина Мөслимә Касыйм кызына 80 яшь тула.
Кадерле әниебез! Бүген сиңа 80 яшь тулды. Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Әни, чәчең ап-ак болыт, Карашларың таң нуры. Син бит, әни, безнең өчен Бәхетләрнең иң зуры. Тормышыңның кыл уртасында...
-
Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче кадерле әниебез Фәйзуллина Мөслимә Касыйм кызына 6 ноябрьдә 80 яшь тула.
Без аны бу олуг юбилее белән котлап, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, сәламәтлек белән үткән бәхетле картлык телибез. Ходай озын гомер язган, Яшәсен диеп җирдә. Фәрештәләр теләгәндер Урыны булсын дип түрдә. Ике улың һәм дүрт кызың Шулкадәр кияү-килен, 13 онык, оныкчыклар Бизиләр күңел түрең. Кемгә килгән шундый байлык Кемдә бар шундый...
-
Район үзәгендә яшәүче Гарифуллина Сәвия Әнвәр кызының 6 ноябрьдә 65 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Олысына да, кечесенә дә кешелекле, һәм игелекле, абруйлы киңәшче булып үзең олы ихтирам казангансың. Син әтиебез белән безне кадерләп үстергәнсез, борчылгансыз, куанычлар, бәхетләр кичергәнсез. Сез безнең таянычыбыз,...
-
Иске Казиле авылында туып үскән, хәзерге вакытта район үзәгендә яшәүче апабыз Гарифуллина Сәвия Әнвәр кызының 6 ноябрьдә олуг юбилее!
Кадерле алма апабыз! Шушындый зур һәм якты бәйрәмеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле апабыз, сиңа булган теләкләребезнең иң изгесе - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларың, оныкларың кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, жизни белән хәерле, тыныч...
-
Яңа Сала авылында яшәүче сөекле әниебез, дәү әниебез Мөхәммәдуллина Әлфия Әнәс кызының 4 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее!
Кадерлебез! Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә син дөньяга килгәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең. Киләчәк көннәреңдә сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле озын гомер телибез! Кызларыңа-кияүләреңә кадерле әни, оныкларыңа яраткан дәү әни булып, бергә-бергә яшәргә Ходай насыйп итсен! Изге теләкләр белән кызларың...
-
Балтач авылында туып, шунда гомер кичерүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез, Гатауллин Халит Гарифулла улының 4 ноябрьдә гомер бәйрәме – аңа 70 яшь!
Кадерлебез, олы җанлы, сабыр, мәрхәмәтле, һәркемгә ярдәм кулы сузучы кешебез. Ходай сиңа озын гомер бирсен, саулыктан һәм күңел тынычлыгыннан аермасын. Һәр көнгә куанып, әни белән пар канатлы булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озын-озак яшәвеңне телибез. Олы җанлы, сабыр, түзем, эш сөючән әти булуың өчен, әниебезгә зур терәк булып без, балаларыгызны,...