Җәмгыять
Кама Тамагы ГИМС участогының дәүләт инспекторы хәбәр итә
Кисәтү чаралары үткәрелүгә һәм гражданнарга мөрәҗәгатьләргә карамастан, боз киткәннән соң сулыкларда бәхетсезлек очраклары артты. Балык тотучылар һава торышының начар булуына, уылдык чәчү чорында кертелгән тыю һәм чикләүләргә карамастан, кече күләмле судноларда елга киңлекләренә чыгуларын дәвам итә. Бигрәк тә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә хәл куркыныч. 17-23 апрель чорында гына да 4 очрак...
Кисәтү чаралары үткәрелүгә һәм гражданнарга мөрәҗәгатьләргә карамастан, боз киткәннән соң сулыкларда бәхетсезлек очраклары артты.
Балык тотучылар һава торышының начар булуына, уылдык чәчү чорында кертелгән тыю һәм чикләүләргә карамастан, кече күләмле судноларда елга киңлекләренә чыгуларын дәвам итә. Бигрәк тә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә хәл куркыныч. 17-23 апрель чорында гына да 4 очрак теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган, 4се бүгенге көндә хәбәрсез югалган булып санала. Шулардан ике вакыйга Спас, берсе Тәтеш, берсе Кама Тамагында булган. Тикшерү барышында Спас һәм Кама Тамагы районнарында булган вакыйгаларда чит шәһәр гражданнары гаепле булуы ачыкланды. Бу хәлләр сулыкларда дәүләт теркәлүе узмаган көймәләрдә чыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Көймәләр коткару чаралары белән җиһазландырылмаган була. Моннан тыш, төп сәбәп булып зыян күрүчеләрнең исерек хәлдә булуы тора.
Сулыкларда бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын өчен ГИМС инспекторлары искә төшерә: җилле көндә, исерек хәлдә, төзек булмаган көймәдә, коткару чараларыннан тыш күп кеше төялгән көймәдә сулыкка чыгарга ярамый.
Батып үлүнең төп сәбәбе - артык туңу һәм шуның нәтиҗәсендә сулыш алу функциясенә зыян килү.
Ата-аналарга аерым үтенеч: балаларыгызны һәрвакыт контрольдә тотарга һәм аларның кайда булулары турында белергә, уйлап җиткерелмәгән адымнардан сакларга кирәк, бигрәк тә язгы чорда бу бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев