29 апрель 2016 яңалыклары
-
Һәр елны апрель аенда Кама Тамагы районы 1 нче номерлы балалар бакчасында сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗатына багышлап әдәби кичәләр уздырыла
Быел бөек шагыйрьнең тууына 130 ел тулды. Ул, гадәттә, Г.Тукайның туган көнендә - 26 нчы апрельдә уза, быел да нәкъ шулай булды. Зал бәйрәмчә бизәлгән. Әйләнәдә гөлләр, Тормыш якты! Бәйрәм хисе бүген күңелдә! Туган көнең белән!- диләр, Горурланып һәркем бу көндә. Уртанчы һәм өлкән төркем балалары Тукай бәйрәмен түземсезләнеп көтеп...
-
Кама Тамагы ГИМС участогының дәүләт инспекторы хәбәр итә
Кисәтү чаралары үткәрелүгә һәм гражданнарга мөрәҗәгатьләргә карамастан, боз киткәннән соң сулыкларда бәхетсезлек очраклары артты. Балык тотучылар һава торышының начар булуына, уылдык чәчү чорында кертелгән тыю һәм чикләүләргә карамастан, кече күләмле судноларда елга киңлекләренә чыгуларын дәвам итә. Бигрәк тә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә хәл куркыныч. 17-23 апрель чорында гына да 4 очрак...
-
2 майда Уразлино авыл җирлегенә кергән авылларында зират өстендә өмә үткәрелә
Зиратларны тиешле тәртиптә тоту һәркайсыбызның бурычы, намус эше. Язын-көзен, "Авыл бәйрәмнәре" алдыннан мәңгелек йортыбызда оештырылган өмәләрдә бергәләп эшләп алу күңелгә илаһи бер җиңеллек, канәгатьлек хисе алып килә. 2 майда Уразлино авыл җирлегенә кергән Кече Карамал, Сатлыган, Уразлино авылларында зират өстендә өмә үткәрелә. Авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәмидуллинның авыл халкы, кайткан...