Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе укучысы Беренче халыкара фестивальдә катнашты
Кама Тамагы балалар музыка мәктәбе укучысы Аполлинария Лазарева "Йолдызлык симфония" дип аталган Беренче халыкара фестивальдә катнашты. Фестиваль "Яңа буын" балаларга һәм яшүсмерләргә ярдәм фонды тарафыннан оештырылган. "Вокал-соло" номинациясендә 11-12 яшьлекләр арасында Аполлинария III дәрәҗә лауреат булды. Аполлинарияне һәм аның педагогы Зөлфия Мөхәммәдиеваны уңышлары белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев