- Мәсәлән, Тенеш поселогында төлкеләр күренми, ә күршедәге Кече Мәрәтхуҗа авылында көндез урамда йөриләр. Ни өчен? Тенеш штп башлыгы халыкны чүпләрен пакетларга җыярга өйрәткән. Бункерлар вакытында чистартыла һәм азык калдыклары исе кыргый җәнлекләрне поселокка җәлеп итми. Кече Мәрәтхуҗада чүплек чокырдан авылга кадәр диярлек җиткән. Төлкеләр чүплектән килеп, курыкмыйча авылга кадәр...
- Мәсәлән, Тенеш поселогында төлкеләр күренми, ә күршедәге Кече Мәрәтхуҗа авылында көндез урамда йөриләр. Ни өчен? Тенеш штп башлыгы халыкны чүпләрен пакетларга җыярга өйрәткән. Бункерлар вакытында чистартыла һәм азык калдыклары исе кыргый җәнлекләрне поселокка җәлеп итми. Кече Мәрәтхуҗада чүплек чокырдан авылга кадәр диярлек җиткән. Төлкеләр чүплектән килеп, курыкмыйча авылга кадәр керә. Алар авылда яшәүчеләргә зыян салып кына калмыйча, куркыныч та тудыра.
- Торак пунктларга төлкеләрне чүплекләр генә җәлеп итми, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев. - Карлы кыш кыргый җәнлекләрне авыр шартларда калдырды, аларга азык табуы кыен. Нәтиҗәдә алар азык эзләп торак пунктларга омтыла. Бу төлкеләргә генә түгел, кабан дуңгызларына да кагыла. Соңгылары фермалар янәшәсендәге силос траншеяларында да күренә. Шуңа күрә авылда яшәүчеләргә сак булырга, ау хуҗалыгы белән даими элемтәдә торырга кирәк. Әгәр бу хайваннар агрессия күрсәтсә, аучыларга хәбәр итәргә кирәк.
- Район мәктәпләрендә ОБЖ фәне укытыла. Анда укытучылар укучыларны кыргый җәнлекләр янында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында өйрәтергә тиеш. Аларны ашатырга да, алар белән уйнарга да ярамый. Истә тотыгыз - алар кыргый, димәк, көтмәгәндә һөҗүм итәргә мөмкин. Юлдагы төлке, әкияттәге төлке түгел инде, ул хәйләкәр җәнлек, - ди Рамил Сафин. - Гамәлдәге закон нигезендә аучылар җәнлекләрне ата алмый. Без торак пунктлардан читтә генә кыргый хайваннарның баш санын көйли алабыз. Бу эш тә тиз генә эшләнми. Барлык ау хуҗалыклары атна саен ветеринария берләшмәсе һәм ау идарәсе алдында отчет ясый, аларга үтильләштерү акты һәм фоторәсемнәр җибәрә.
Нет комментариев