1 февраль 2016 яңалыклары
-
Пенсионерларның юл акчасы үзгәрә
"Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында"гы ТР Законына кертелгән үзгәрешләр буенча хезмәт ветераннарына 2016 елның 1 гыйнварыннан ташламалар тәкъдим ителә. Ул пенсионерларның уртача айлык керем күләме белән бәйле. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина аңлатма бирә: - Бу үзгәрешләр пенсионерларга юл йөрү өчен акчалата айлык түләүне күздә тота....
-
ТРда табигатьне саклау законнарын бозу фактлары турында мәгълүмат биргән гражданнарга премия түләү суммасы арта
Әгәр элек закон бозучыны фотосүрәткә һәм видеоязмага төшерүчегә 1 мең сум вәгъдә иткән булсалар, 2016 елдан бу сумма 1,5 мең сумга арткан. Закон бозу исемлеге дә киңәйгән, калдыкларны санкцияләнмәгән чүплекләргә түгү һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш хәзер гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле керүен...
-
Кама Тамагы аучы Рамил Сафин: "Кыргый җәнлекләрнең торак пунктларга керүенә без үзебез дә гаепледер"
- Мәсәлән, Тенеш поселогында төлкеләр күренми, ә күршедәге Кече Мәрәтхуҗа авылында көндез урамда йөриләр. Ни өчен? Тенеш штп башлыгы халыкны чүпләрен пакетларга җыярга өйрәткән. Бункерлар вакытында чистартыла һәм азык калдыклары исе кыргый җәнлекләрне поселокка җәлеп итми. Кече Мәрәтхуҗада чүплек чокырдан авылга кадәр диярлек җиткән. Төлкеләр чүплектән килеп, курыкмыйча авылга кадәр...
-
Кама Тамагы районында мәктәп музейлары эшчәнлегенә зур игътибар бирелә
Олы Салтык урта мәктәбе музее экспонатларның күплеге һәм укучыларның, педагоглар коллективының тикшерү эшчәнлеге белән гаҗәпләндерде. Музейны укытучы Флера Нурмиева җитәкли. - Экспонатлар җыю бездә күптән башланды, иске бинада чакта ук инде. Ләкин анда экспозиция урнаштыру өчен урын юк иде. Яңа бинага күчкәч, музей өчен иркен кабинет бирелде, анда без барлык...
-
Кама Тамагында кыш түземлекне сыный
Күп итеп яуган кар җирлекләргә, шәхси йортларда яшәүчеләргә, төрле оешмаларга мәшәкать тудырды. Һәр авылда һәм поселокта караңгыга кадәр трактор тавышы ишетелеп торды. - Бу район башлыгы кабул итү бүлмәсеме? Мине Павел Николаевич белән тоташтырыгыз әле. - Нинди мәсьәлә буенча шалтыратасыз? - Өемнән чыга алмыйм - кар күмеп китте. Юлны чистарталар,...