Җәмгыять
Кама Тамагы 18 җирлегендә референдумнар булып үтте
Район халкы үзсалым программасында катнашу яисә катнашмауны хәл итте.
Бу турыда муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин тулы мәгълүмат бирде. Иске Барыш җирлеге халкы иң активлардан булып барысы да референдумда программада катнашу өчен тавыш биргәннәр. Олы Бортас, Келәнче һәм Олы Салтык җирлекләре халкының 90 процентыннан күбрәге референдумда катнашкан. 15 җирлектә...
Район халкы үзсалым программасында катнашу яисә катнашмауны хәл итте.
Бу турыда муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин тулы мәгълүмат бирде. Иске Барыш җирлеге халкы иң активлардан булып барысы да референдумда программада катнашу өчен тавыш биргәннәр. Олы Бортас, Келәнче һәм Олы Салтык җирлекләре халкының 90 процентыннан күбрәге референдумда катнашкан. 15 җирлектә программада катнашу өчен халыкның 90 проценттан артыграгы тавыш биргән. 5 җирлек сумманы 500 сумга кадәр күтәргән, ә Иске Казиле җирлегендә бу сумма 1000 сумга кадәр җиткән. Сүз уңаеннан, биредә халыкның 88 проценты референдумда катнашкан, шуларның 91 проценты "әйе" дип тавыш биргән. Бу Иске Казиле халкының үз җирлекләрен төзекләндерү дә үз алларында зур бурычлар куюлары турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев