Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исәнме, Каратай!

Районыбызда 13 апрельдә үткәрелгән «Шумбрат, Каратай!» бәйрәме республикада гына түгел, Мордовиядә дә киң чагылыш тапты. Әлеге чара мордва халкының Россия дәүләтенә кушылуының 1000 еллыгын бәйрәм итү программасының ахыры булды. Ул милли традицияләрне саклау һәм мордва халкының бердәмлегенең үзенчәлекле символы үрнәге. ТРда мордва диаспорасының төбәк рәисе Сергей Новиков һәм Казанда мордва...

Районыбызда 13 апрельдә үткәрелгән «Шумбрат, Каратай!» бәйрәме республикада гына түгел, Мордовиядә дә киң чагылыш тапты.

Әлеге чара мордва халкының Россия дәүләтенә кушылуының 1000 еллыгын бәйрәм итү программасының ахыры булды. Ул милли традицияләрне саклау һәм мордва халкының бердәмлегенең үзенчәлекле символы үрнәге.

ТРда мордва диаспорасының төбәк рәисе Сергей Новиков һәм Казанда мордва диаспорасы рәисе Наталья Отлетаева «Шумбрат, Каратай» комплекслы программасын эшләде, аны ТР Министрлар Кабинеты югары бәяләде һәм хуплады. Бәйрәм ТР Мәдәният министрлыгы, районыбыз мәдәният бүлегенең уртак эше, Татарстан һәм Мордовия республикалары хөкүмәтләренең ярдәме белән үткәрелде.

Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Татарстан Республикасының мордва милли-мәдәни автономиясе исеменнән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит мөхәммәтшин районыбыз хакимиятенә, мәдәният бүлегенә һәм район мәдәният йортына Мордва Каратае авылында үткәрелгән «Шумбрат, Каратай» бәйрәмен оештырган һәм югары дәрәҗәдә үткәргән өчен зур рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев