Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтен хөрмәтләп

Узган атнада Кама Тамагы ТР Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин Хисамов Бәдретдин Камал улын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Бәдретдин Хисамов 1923 елның 12 декабрендә Кече Кариле авылында гади крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 5 класс белем алганнан соң, тормышлар...

Узган атнада Кама Тамагы ТР Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин Хисамов Бәдретдин Камал улын 90 яшьлек юбилее белән котлады.

Бәдретдин Хисамов 1923 елның 12 декабрендә Кече Кариле авылында гади крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. 5 класс белем алганнан соң, тормышлар авыр булу сәбәпле, ат җигеп кырда сука сукалый, төрле эшләрдә эшли. Үсмер булып җиткәч, Украинага ФЗУга укырга китә. Баракта торалар, ачлык, салкын үзәкләренә тигәч тимер юл кырыена барып мичкә ягарга утын барлаганда тоталар һәм төрмәгә ябалар. Сугыш башлангач Ворошиловградта, Полтавада, Сталинградта окоп казуда катнаша. Төрмәдә ачлык, бет үзәкләренә үтә, көнгә бер кружка арыш суы белән җан асрыйлар, 700 кешедән 150се исән кала. Бик авырлык белән генә исән калып, 1951 елда туган авылына әйләнеп кайта. 1952 елда Чаллы авылы кызы Нурия белән тормыш корып җибәрәләр, 7 бала үстерәләр. Бүгенге көндә 6сы исән-саулар.

Туган авылына әйләнеп кайткач, 8 ел Сөйкидә шахтада, калган елларда колхозда терлекчелектә эшли. Гел алдынгылар рәтендә була. Яхшы эшләгән өчен рәсеме почет тактасыннан төшми. Җитәкчеләр аның тырыш хезмәтен күрә, ай саен премия алып эшләдем, ди бабай. Бүгенге көндә хатыны белән тигезлектә, 7 оныклары, 1 оныкчыклары хөрмәтендә яшиләр.

Илдар Гариф улы юбилярга РФ Президенты котлавын һәм МР башлыгы исеменнән бүләк тапшырды, җылы теләкләрен җиткерделәр. Әлеге буын кешеләре күп сынау үткән һәм хөрмәткә һичшиксез лаек.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев